Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Коронавирус чирмешәнлеләрнең дә планнарын үзгәртте

Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады, бөтен нәрсәгә үзенең төзәтмәләрен кертте. Дөньяның асты өскә килде, дәүләт, республика күләмендә үзгәрешләр булды, күп кешенең шәхси тормышына да кагылды ул.

COVID-19 Чирмешән халкын да сынады. Бүген якташларыбыз шул турыда сөйли.

Руфия Хөснетдинова (Иске Үтәмеш): - Коронавирус белем бирү системасына нык тәэсир итте. Мәгариф учреждениеләре яңа форматтка - дистанцион рәвештә белем бирүгә күчте. Укытучылар һәм ата-аналар өчен бу үзе бер сынау булды. Бу уку елы, мөгаен, аеруча чыгарылыш сыйныфлар өчен истәлекле. Кызым Алсу 11 нче сыйныфны тәмамлады, быел алар өчен гадәттәгечә соңгы кыңгырау да чыңламады, чыгарылыш кичәсе дә булмады. Ә бит мәктәп белән хушлашканда әлеге мизгелләр иң кадерле һәм хәтердә саклана торганнары.

Лилия (Чирмешән): - 2020 нче ел безнең гаилә хәтерендә иң авыр елларның берсе булып сакланыр, без әниебезне югалттык. Хастаханәдә ятып кайткач, аның хәле кискен үзгәрде – көннән –көн авырая барды. Без, балалары гел аның янында булдык, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Ләкин үзебез дә сакланып бетә алмадык, авырый башладык һәм хастаханәгә эләктек. Әнине дә авыр хәлдә Әлмәткә озаттылар. Һәм бер көнне яшен сукккандай хәбәр килеп җитте: әниебезнең гомере өзелгән. Бик тә авыр көннәр кичердек. Ходай моны беркемгә дә күрсәтмәсен иде.

Зөмфирә Җамалтдинова (Чирмешән): - Коронавируска үпкәләмичә калган кеше юктыр, ул безнең планнарга да үзгәрешләр кертте. Нәкъ март аенда чит илгә барырга җыенган идек, китә алмадык. Ярар без өйдә калдык, ә бит күпме кеше киткән җирләреннән кайта алмыйча тилмерде.

Ольга (Чирмешән): - Дөресен әйткәндә, әүвәл мин коронавируска ышанмадым. Безгә дә килеп җитәр дигән уй башыма да килмәде. Ә ул килеп тә җитте һәм аның белән мин дә чирләдем. Битлек, пирчәткәләр киеп йөрдем, шулай да сакланып бетә алмадым. Әүвәл салкын гына тигәндер дип уйладым, ләкин көннән-көн хәлем начарая барды. Температура күтәрелде, авыртмаган җирем булмагандыр, ике - өч көннән соң нык хәлсезлек тойдым һәм шуннан соң гына табибларга мөрәҗәгать иттем. Хастаханәгә яткырмадылар, өйдә генә дәваландым. Ышанасызмы, үлсәм котылыр идем дигән уйлар да булгалады. Бер айдан артык чирләдем, бик ябыктым. Хәзер инде ул авыр көннәр артта калды кебек, ләкин кайвакыт һаман да сулый алмыйм кебек булып куя.

Лилия Хөснуллина (Югары Кәминкә): - Коронавирус безгә дуслар табарга ярдәм итте дисәм дә була. Элек бит без социаль челтәрләргә сирәк кенә материал урнаштыра идек. Пандемия башлангач, “ВКонтакте”да һәм инстаграмда актив эшли башладык. Хәзер безне Кавказ, Мәскәү, хәтта Төркия татарлары да белә, чөнки алар безгә язылдылар. Шулай да, сәхнәгә чыгып җырлыйсы килә, тамашачыларның елмаюлы йөзләре, алкышлары сагындыра.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев