Алда безне бәйрәмнәр көтә: 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. 7 ноябрь өлкән буын күңеленә октябрь бәйрәме буларак кереп калган. Күп милләтле районыбызда яшәүче халык бу бәйрәмнәрне ничек кабул итә, төрле милләт халкы ничек яши? Сорашуыбыз - шул хакта.
Галина Овсянникова...
Алда безне бәйрәмнәр көтә: 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. 7 ноябрь өлкән буын күңеленә октябрь бәйрәме буларак кереп калган. Күп милләтле районыбызда яшәүче халык бу бәйрәмнәрне ничек кабул итә, төрле милләт халкы ничек яши? Сорашуыбыз - шул хакта.
Галина Овсянникова (Түбән Кармалка): - Безнең авылда төрле милләт кешеләре (рус, чуваш, татар) яши, коллективыбызда да бер-беребезне, динне аермыйча, үзара аңлашып, дус-тату эшлибез. Әле киленебез - энемнең хатыны да татар. Бик дус яшибез, кунакка йөрешәбез. Татулык - зур байлык.
Гүзәлия Шәрипова (Утыз Имән): - Авылыбызда башка милләт кешеләре булмаса да, без күрше Ульяновка авылы халкы белән тату яшибез. Дини бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез. Авылдагы кафега туйлар, бәйрәмнәр үткәрергә башка дин вәкилләре дә килә, беркем беркемгә комачауламый. Бу бәйрәмнәр дә безне татулыкка, дуслыкка өнди.
Оксана Сафиуллина (Чирмешән): - Ирем - татар, үзем рус милләтеннән. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Мөселман бәйрәмнәрендә әнине котлыйбыз, кунакка барабыз. Христиан бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәбез. Дин мәсьәләсендә гаиләбездә тавыш чыкканы юк. Хезмәттәшләрем арасында да төрле дин һәм милләт кешеләре күп. Чирмешәнебездә төрле милләт кешеләре, гомумән, мәдәниятыбыз-
ны, динебезне хөрмәт итеп гомер итәләр.
Гөлшат Кашапова (Бәркәтә): - Мин үзем Таҗикстанда үскән кыз, әтием - үзбәк, әни - татар. Әнинең туган авылына кайтып тормышка чыгып калдым. Таҗикстанда күп милләт кешеләре бердәм булып яши. Аллага шөкер, Татарстаныбызда да бик тату гомер итәбез. Украинадагы яман хәлләрне телевизордан күреп, ишетеп беләбез. Бер гаепсез кешеләрнең җәфалануы, һәлак булуы кызганыч. Бу дөньяда бер генә яшибез бит, нигә тавышланырга.
Гөлнара Җаббарова (Иске Үтәмеш): - Безнең авылда руслар, әрмәннәр, чувашлар, татарлар бер гаилә булып яшибез. Инде берничә ел күрше Сережкино авылына почта таратам, халкы бик ачык, гади. Элек-
электән Үтәмеш халкы белән сережкинолылар дус яшәгән. Балаларыбыз бер мәктәптә укый, чувашлар татарча да яхшы белә. Украинадагы кебек сугышлар кирәкми. Ил җитәкчеләре акыл белән эш итсә, бернинди дә тавыш-гауга чыкмый, халыклар дус яши дип уйлыйм.
Раиса Федорова (Әккәрәй): - Без кармышлылар белән ут күршеләр булып яшибез, ике авыл арасы 50-100 метр гына. Һәр милләтнең үз дине, гореф-гадәте бер-беребезгә комачауламый. Рәхәтләнеп татар телендә аралашабыз, бер авыл кешеләре кебек бер-беребезне таныйбыз. Кармыш кызлары безнең авылга, безнекеләр аларга кияүгә чыккан очраклар да бар. Үзебезнең дә киленем татар, өч балалары бар, матур яшиләр. Милләтләр даулашып яшәү бер дә матур түгел инде. Әйтик, Украинада әнә нишлиләр?! Кыз туганым анда яши, кунакка да кайта алмыйлар. Дус яшик, татулыкка ни җитә!
Нет комментариев