Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Якын кешең авырса, нинди дога укырга?

Авыру кешенең сәламәтләнүен сорап нинди дога укырга була?

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укуын риваять иткән: ⠀

«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән». ⠀

Тәрҗемәсе: «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп дәвала» (Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан), дип яза "Дин вә мәгыйшәт". ⠀

Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәтең белән шифаларын насыйп итсәң идең. Әмин!

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев