Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбә итегез

Пәйгамбәребез: "Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалындадыр", - диде. (Ибн Мәдҗәх риваяте) «Бу хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әгәр тәүбә кылып, намазларын үтәсәләр һәм зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер". "Бозык эшләрне эшләүчеләр, соңыннан тәүбә итеп...

Пәйгамбәребез: "Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалындадыр", - диде.

(Ибн Мәдҗәх риваяте)
«Бу хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйтә:
"Әгәр тәүбә кылып, намазларын үтәсәләр һәм зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер".
"Бозык эшләрне эшләүчеләр, соңыннан тәүбә итеп иман китерсәләр, әлбәттә, синең Раббың моннан соң ярлыкаучы һәм рәхимледер".
Тәүбә кылу һәрбер мөселман вә һәрбер кеше өчен гомуми фарыздыр».
Риза Фәхретдин. «Җәвамигуль Кәлим шәрехе», 114 хәдис.
Раббым, безгә гөнаһ-хаталарыбыздан ихлас тәүбәләр белән арынырга насыйп ит.
Иң яхшы мөгаләмә - әниләргә
Бервакыт бер кеше, пайгамбәребез (салләллаһу галәйһи үәссәләм) янына килеп, аңа сорау бирде:
- Кешеләрнең кайсысы үзенә карата иң күркәм мөгамәлә күрсәтелүгә лаеклы?
- Әниең, - дип җавап бирде пәйгамбәребез.
- Аннан соң кем?
- Әниең.
- Ә аннары кем?
- Әниең, - дип җавап бирде пәйгамбәребез.
- Ә аннан соң кем? - дип, бу кеше бер үк соравын дүртенче тапкыр кабатлады.
- Әтиең, - дип җаваплады пәйгамбәребез.
Мөслим риваяте (6500)
Бу хәдистән Ислам динендә әни кешенең нинди зур хөрмәткә ия булуы күренә. Пәйгамбәребез, өч тапкыр кабатлап, әниләрнең дәрәҗәсе бик зур булуын әйтә.
Кызганыч, бүгенге көндә күпләребез бу васыяттән ерагайдык. Дусларыбызга, күршеләребезә матур һәм йомшак мөнәсәбәт күрсәтәбез. Ә әниләребез белән һаман да коры һәм ямьсез мөгәмәләдә. Пәйгамбәребезнең әлеге насыйхәте белән вәгазьләнеп, әниләребезгә иң яхшы, иң күркәм, иң мөләем мөнәсәбәт кылып яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам дине вәгазь пәйгамбәр