Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Үзгәреш безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169340/

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.

"Ислам галимнәре фикерләренә таянып, сәгать ярдәмендә намаз вакытларын билгеләү карарына киленгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул сәбәпле, бүгеннән ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз", - диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169340/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев