Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31 июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә.

Мөселман кардәшләр корбан чалуны мөфтиятнең мөхтәсибәтләре карамагында эшләгән 33 мәйданчыкта башкара алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

«ТР Министрлар кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада аларны 55 урында оештырырга мөмкин иде. Әмма, пандемия аркасында, Диния Нәзарәтенең мөхтәсибәтләре тарафыннан аларның саны киметелде. Шул рәвешле, корбан чалырга теләүче дин кардәшләр моны мөфтиятнең мөхтәсибәтләре карамагында эшләгән 33 мәйданчыкта башкара алачак», диелә хәбәрдә.

Корбан чалу урыннары исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

31 июльдә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31 июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X