Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шешминкалылар чиркәү тирәсен матурлады

Шешминка авылы халкы җыйнаулашып Димитрий Солунский храмы территориясен җыештырырга өмәгә чыкты. Мондый күмәк эшне шешминкалылар беренче тапкыр гына оештырмыйлар. Берничә ел элек, 1866 нчы елда төзелгән чиркәүне торгызырга ниятләгәч, монда өмәләр байтак үткәрелгән. 1 май - бәйрәм көне булуга карамастан, иртәнге 8дә үк кулларына балта, көрәк, чиләк, себерке һәм башка...

Шешминка авылы халкы җыйнаулашып Димитрий Солунский храмы территориясен җыештырырга өмәгә чыкты. Мондый күмәк эшне шешминкалылар беренче тапкыр гына оештырмыйлар. Берничә ел элек, 1866 нчы елда төзелгән чиркәүне торгызырга ниятләгәч, монда өмәләр байтак үткәрелгән.

1 май - бәйрәм көне булуга карамастан, иртәнге 8дә үк кулларына балта, көрәк, чиләк, себерке һәм башка эш кораллары тоткан халык чиркәү янына җыелды. Мәктәп укучылары да, пенсионерлар да читтә калмаган. Эш бөтенесенә җитә. Берәүләр яшь чыршылар утырту өчен чокырлар казый башладылар, башкалар карт агачларны кисәргә кереште. Укучылар һәм укытучылар чүп-чарны җыештырдылар.
Хезмәт ветераны, чиркәүне торгызу инициаторы Екатерина Зубова әйтүенчә, бу дин йорты территориясе дистә еллар ташландык иде. Халык тырышлыгы белән биредә инде шактый зур үзгәрешләр күренеп тора.
-Чиркәүдә 800 мең сумга якын бәялек эш башкарылды,- ди Екатерина Семеновна. - "Татнефть" оешмасы 500 мең сум бирде, калганы - халыктан җыелган акча. Форсаттан файдаланып, бу изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез. Район җитәкчесе Наил Зарипов та безнең чиркәүдәге эшләр белән даими кызыксынып тора, ярдәм күрсәтә. Аңа да зур рәхмәт.
Шешминкалылар быел да храмны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә планлаштыралар. Түбәсен ябып, эчке бизәү эшләрен башлап булмасмы икән дип хыялланалар. Билгеле, моның өчен тагын акча кирәк. Шешминкалылар игелекле кешеләр ярдәменә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка