Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Пәйгамбәребез Мөхәммәд мисвәкне күп кулланырга кушкан

«Мисвәк авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһының ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр» (хәдис).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) мисвәкне күп кулланырга кушкан. Ул теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың, һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвәкне куллану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп авырулары ашказаны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Әлеге таякчык тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Аны бер мәртәбә куллану да авыз куышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә.

Иллиной университетының галимнәре җиде ел буена мисвәкнең составын тикшергән һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктатучы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән фтор элементы бүлеп чыгарганнар.

Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы пасталарны мисвәк катнашкан пасталар алыштыра ала.

Мисвәк белән теш чистарту тештәге ташлардан да арындыра. Тешне мисвәк белән чистарту – сөннәт, саваплы гамәл.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев