Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мөселманнарга рок тыңларга, йога белән шөгыльләнергә, триллер карарга ярыймы?

    Ислам динендә «ярый» һәм «ярамый»га бүленгән нәрсәләр күп. Алар сәнгать, мәдәният, спорт тармакларына да карый. Шуларга бәйле кайбер сорауларга җавапны Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев белән эзләдек.

    – Хәзрәт, мөселман кешесенә музыкага бәйле тыюлар бармы? Әйтик, рок тыңларга рөхсәт ителәме?

    – Миңа билгеле булганча, рок ул авыр музыка төренә керә һәм кешенең психикасына тискәре йогынты ясый. Кануни яктан килгәндә, музыкага карата Коръәндә ачык аять юк, әмма Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кешеләрнең кайберләре белемсез рәвештә буш сүзләрне сатып алалар, башкаларны Аллаһ юлыннан яздырыр өчен» (Локман, 6 аять). Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Ибн Габбас (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) тәфсир кылып: «Бу аять музыка хакында әйтелә», – дигән. Имам Әл-Газалинең сүзләрен искә алыйк, ул: «Әгәр музыка Аллаһы Тәгаләне искә төшерергә этәрсә, олуг хисләр хакында булып, җанга ризык китерә торган икән, бу рөхсәт ителә», – дип әйтә. Димәк, тамырдан музыка хәрам йә хәләл дип әйтер өчен, ышанычлы дәлил китерергә кирәк. Мөнәҗәтләргә, нәшидләргә килгәндә, алар – Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү ысылуның бер төре. Алар ата-анага, Ватанга карата мәхәббәт, тугры юлга дәгъвәт кыла торган эчтәлекле була ала.

    – Ә биюгә бәйле чикләүләр бармы?

    – Бию  төрле була. Милли бию төрләренә килгәндә, түбәндәге шартларны истә тотарга кирәк: әгәр бию ир-атлар һәм хатын-кызлар белән бергә башкарылса, бу, әлбәттә, кайбер кануни каршылыкларга китерергә мөмкин. Әгәр ир-ат һәм хатын-кызлар аерым биесә, аларның гаурәтләре капланган булса, бию белән башкарыла торган көй тыелган шәһвәтне уятмаса, каршылыклар юк. Пәйгамәребез заманында шулай ук милли биюне хәтерләткән биюләр башкарылган. Мисал өчен, эфиоплыларның сөңге һәм кылычлар белән биюләре. Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларында Гайшә анабыздан китерелгән хәдистә әйтелә: «Эфиоплылар бии башлагач, Аллаһының илчесе мине аларның биегәнен карарга чакырды һәм мин аның чапаны астыннан эфиоплыларның биегәнен арыганчы күзәттем».

    – Рәсем сәнгатенә килсәк, исламда пәйгамбәрләрне, фәрештәләрне   сүрәтләү тыела дип беләм. Ни өчен шулай?

    – Сурәткә карата нинди дә булса фәтва чыгарган вакытта, иң әүвәл бер кагыйдәне истә тотарга кирәк: шушы сурәт гыйбадәт кылу нәрсәсенә әверелә аламы, әллә юкмы? Ислам дине культурасында пәйгамбәрләрнең сурәтен ясау гадәте юк. Бу түбәндәге сәбәпләр аркасында тыела: кайбер гыйлемсез кешеләр пәйгамбәрләрнең сурәтләрен гыйбадәт объекты үзәге итеп алырга мөмкин; пәйгамбәрләрнең сурәте чынбарлыктагы оригиналдан күпкә  кимчелекле булыр иде.

     Шулай ук кино сәгатендә дә ниндидер актерның пәйгамбәребезне уйнавы дөрес гамәл түгел дип беләм.

    – Әйе, шулай, чөнки пәйгамбәр булып уйный торган ниндидер артистның тышкы кыяфәте иман китергәннәрнең хисләренә яман тәэсир итәргә мөмкин.

    – Мөселман кешесенә кинода төшәргә ярыймы?

    Реклама

    – Әгәр дә аның башкара торган роле Аллаһы Тәгалә тыйган юлга чакырмаса, мөмкин.

    – Боевик, триллер кебек куркыныч фильмнар карау тыеламы?

    – Әгәр бу фильмнар үз асылы белән дин тарафыннан тыелган әйберләрне пропогандаласа, тыела.

    – Телевизор карауны да хәрам дип санаучылар бар…

    – Таякның ике башы булган кебек, телевизор карауның да ике ягы бар: беренчесе – вакыт исраф итү. Пәйгамбәребез әйткән: «Биш әйбернең кадерен белеп калыгыз, аларны икенче биш әйбер алыштырганчы: яшьлекнең – картлык килгәнче, сәламәтлекнең – төрле авыру, чирләр килгәнче, байлыкның – фәкыйрьлек ирешкәнче, буш вакытның, хәятнең – үлем килгәнче» (Әл-Хәким). Әмма шул ук вакытта телевизор күп очракта мәгълүмат чыганагы да булып тора.

    – Мөселман кешесенә йога белән шөгыльләнергә рөхсәт ителәме?

    – Ярамый, чөнки йога асылы белән динебезнең төп нигезләренә каршы килә. Аллаһы Тәгалә: «Бүген мин сезнең өчен динегезне камил иттем. Сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм сезнең өчен дин буларак исламнан канәгатьмен» (Әл-Мәидә, 3 аять), – дигән. Мөселман кешесенең «йога»сы ул – Аллаһы Тәгалә һәм Аның расүленә иман китерү, биш вакыт намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ.

    – Хәзрәт, матур мирас булып калган данлыклы һәйкәлләребез, архитектура үрнәкләребез бар. Мәсәлән, шул ук Борынгы Греция, Борынгы Мисыр чорыннан калганнарына музейларда, күргәзмәләрдә йөргәндә күз салмый мөмкин түгел. Еш кына һәйкәлләрдә кеше шәрә килеш сурәтләнә. Аларны карау гөнаһмы?

     Гөнаһ булып саналыр, чөнки ислам динендә гаурәтләргә карау тыела.  Ир-ат тәненең гаурәт булып санала торган өлеше – кендектән алып тезләргә кадәр, ә хатын-кызларның йөзе, кул чугы һәм аяктагы тубык сөягенә кадәр булган тән өлешләреннән тыш башка җирләре гаурәт булып тора.

    Чулпан Гарифуллина

    фото: Марат Гомәров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: