Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хәбир хәзрәтне тыңлыйсы гына килеп тора

Туган авылым Әмирдә авылдашларыма 30 еллап хезмәт иткән мәчетне, үзгәртеп корып, зурайтып, матурайтып, кабат ачтылар. Бу игелекле эшне киң күңелле, юмарт авылдашларыбыз – бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар башкарып чыкты. Аларга да һәм шулай ук мәчет төзелешенә, күңеле кушып, үзеннән өлеш керткән һәрбер кешегә әҗер савапларын бирсен бер Ходаем.

Мәчет, чынлап та, бик матур, хан сарайларына тиң булырлык. Манарасы да ерактан ук күренеп, нур чәчеп тора. Ә мәчетле авыл – якты, нурлы авыл ул. Ерак юлларда йөргәндә, автобус яисә машина тәрәзәсеннән тирә-яктагы авылларны күзәтеп барырга яратам.

Дин кардәшләрем яшәгән авылларны ерактан ук таныйм: ярым ай куйган мәчет манаралары әллә кайдан каршылап сәлам бирә, озатып кала кебек тоела миңа, күңелгә ниндидер рәхәтлек иңә. Баштарак мәчетләрнең тышкы матурлыгына соклансам (сүз дә юк, мәчет тыштан да матур булырга тиеш!), соңгы вакытта аның “эче”, дөресрәге, хуҗалары турында күбрәк уйлана башладым. Кайда гына булсам да, шәһәрдәме, берәр авылдамы, җае чыкса, Аллаһ йортына керергә тырышам. Ә алар төрле икән...

Бервакыт шулай бер шәһәрдә мәчеткә кереп сәдака биреп чыгарга уйладым. Яулыгымны бәйләдем, туфлиләремне салдым, бисмилламны әйтеп эчкә кердем, кеше-кара күренмәгәч, берничә ишекне ачып карадым. Бер бүлмәдән чалма-чапан кигән имам килеп чыкты. Исәнләшеп, йомышымны аңлаткач, ул миңа: “Әнә шунда сәдака тартмасы тора, шунда салыгыз, без аннары бөтенесенә бергә намаздан соң укыйбыз”,- диде. Беразга югалып калдым. Аннан, сәдакамны салдым, да белгәннәремне укып чыгып киттем. Юк, миңа болай кирәкми иде, бу сүзләрне минем күңелем кабул итмәде.

Миңа үзебезнең Чирмешәндәге Хәбир хәзрәт кебек дога кылучы кирәк иде. Аның белән беренче күрешүем исемә төште. Көн дә эшкә барып кайта торган юлым мәчет кырыеннан үтсә дә, эченә кергәнем юк иде. “Мәчеткә яңа хәзрәт килгән, бик укымышлы, тәрбияле”, - дигән сүзләр дә еш ишетелә башлагач, кердем беркөнне. Ишек төбеннән үк башына түбәтәй кигән, күзлекле, аягына ап-ак носкилар кигән (нишләптер, күзем шул ак оекбашларга төште) яшь кенә егет (минем улым яшендә икән дип уйлап та куйган идем әле ул чакта) чыгып каршы алды. “Исәнмесез, апа, әйдәгез, узыгыз!” -дип алдагы бүлмәгә чакырды. Таныштык, сөйләштек. Чынлап та, бик мөлаем, итагатьле кеше икән хәзрәтебез, дип сөендек.

Сәдакамны тапшыргач, мәрхүм булган туганнарымның исемнәрен язып алды, аннары, һәрберсен атап, рухларына дога кылды. Күңелгә рәхәт, җиңел булып китте. “Апа, тагын килегез!”- диеп озатып калды хәзрәт. Кош тоткандай, шатланып, канатланып кайттым. Аннан соң да гел очрашып тордык. Ул безнең лицей укучылары белән тормышның асылы, кешелеклелек, һөнәр сайлау, әхлак тәрбиясе турында матур-матур әңгәмәләр оештырды. Укучылар гына түгел, без, укытучылар да, аның һәр сүзен авызыбызны ачып тыңлый идек. Күпмедер вакыт читтә йөреп, аның яңадан үзебезнең Чирмешәнгә кайтуына бик сөендек. “Мөшбикә” мәчете ераграк булса да, аралар ерагаймады.

Узган атналарның берсендә Хәбир хәзрәт (үзе генә түгел бу юлы) Отец Василий белән килеп, бергәләп, зур сыйныфларда укучы балалар белән әңгәмә корып киттеләр. Әхлак тәрбиясе, теләсә кайсы заманда да кешелекле булып кала белү, ата-анага хөрмәт турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Әйе, мондый очрашулар кирәк, бик кирәк безнең балаларга, бигрәк тә хәзерге заманда. Ә Хәбир хәзрәт үзенең чыгышларын һәрвакыт нигезле, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыклы, файдалы итеп оештыра белә. Дини яктан да, дөньяви яктан да көчле шәхес. Менә шундый хәзрәтләре, имамнары булган мәчетләргә тартыла күңел!

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, авылда мәчет ачылу турында гына яза башлаган идем, уйларым әллә кайларга барып кайтты. Нәрсә генә дисәң дә, мәчете булган авыл иманлы, нурлы була ул. Безнең авыл мәчетенең дә утлары балкып торсын, ишеге һәрчак ачык булсын, манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышы тирә-якны нурга күмсен иде.

Гакыйлә Нуретдинова.

Чирмешән.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес язылган,алланың рахмәте яусын.Чирмешән мөселманнары өчен Хәбир Хазрәт аллахның бүләге.