Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иске Кади авылында вәгазь кичәсе узды

Районыбызда "Ислам дине айлыгы" бара. Мондый чара оештырылуы халкыбызда зур шатлык тудыра. (Архив фотосы). Иске Кадида уздырылган вәгазь кичәсен район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин ачып җибәрде. Район башлы киңәшчесе, авылыбызның хөрмәтле кешесе, якташыбыз Әмир Могыйзов чыгышын да зур игътибар белән тыңладык. Ата - анага карата караш, хөрмәт, укытучының балаларга карата игътибары...

Районыбызда "Ислам дине айлыгы" бара. Мондый чара оештырылуы халкыбызда зур шатлык тудыра.

(Архив фотосы).
Иске Кадида уздырылган вәгазь кичәсен район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин ачып җибәрде. Район башлы киңәшчесе, авылыбызның хөрмәтле кешесе, якташыбыз Әмир Могыйзов чыгышын да зур игътибар белән тыңладык.
Ата - анага карата караш, хөрмәт, укытучының балаларга карата игътибары турындагы кинофильмны тетрәнмичә карау мөмкин түгел иде. Хәтта кайберәүләр, "мин моны карый алмыйм", дип залдан чыгып китте.
Район мәчете имамы Рәмил хәзрәт Ибраһимовның булуы да тыңлаучыларның зал тутырып килүенә сәбәп булгандыр. Аны балачактан белгән авыл халкы, укыткан укытучылары, яшьтәшләре, туганнары озак күрешмәгән туганнарын күрергә килгән кебек җыелдылар. Хәзрәт үзенең үтемле вәгазе барышында үзе генә сөйләп калмыйча, тыңлаучыларга да сораулар биреп, әңгәмәне җанландырып торды, җавап бирүчеләргә китаплар бүләк итте.
Вәгазь соңында Коръән укылып, дога кылынды. Ике сәгатьтән артык барган кичә очрашуга килүчеләрне ялыктырмады, туйдырмады, киләчәктә дә эчтәлекле мондый кичәләрнең ешрак оештырылуын сорадылар.
Госман Мортазин.
Иске Кади авылы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам дине вәгазь Иске Кади авылындагы