Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иртәгәдән Татарстанда мәчетләр ачыла

Татарстан Диния нәзарәте Голамәләр шурасы эшче төркеме Татарстанда мәхәллә эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрү турында киңәшләр чыгарды.

5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлеге яңадан башлана, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр бетерелә. Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартыннан 208 номерлы (үзгәрешләр белән 2020 елның 3 июненнән 465 номерлы) карарына бәйле рәвештә һәм ислам хокукының төп принципларына таянып, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының эшче төркеме әгъзалары түбәндәге карарлар кабул итте:

1. 5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла; 

2. Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә;

3. Мәчет һәм намаз бүлмәләренә бары тик сулыш органнарын саклау чараларыннан файдаланучыларны, перчатка кигән һәм шәхси намазлыгы булганнарны гына кертергә; 

4. Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән — кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга (мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала);  

5. Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв. м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы йөздән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;

6. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам итәргә;

7. Диния Нәзарәтенең барлык мәчетләре, гыйбадәт бүләмәләре һәм оешмаларына кабул ителгән тәкъдимнәрне җиткерүне оештырырга.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X