"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән бүгенге әңгәмәбез шактый үзенчәлекле. Шәхсән үзем аның кайбер фикерләре белән килешеп тә бетмәдем. Әңгәмәдәшем: "Анысы - сезнең эш, диндә ничек кушылган, шулай яшәргә кирәк дип сөйлим", - диде. Укучыларыбызның күңелендә дә әлеге фикерләр төрле бәхәс уятыр дип уйлыйм.
- Нурулла хәзрәт, бүген...

- Нурулла хәзрәт, бүген ир, хатын, балалар турында сөйләшик әле. Балаңа үз исемеңне яисә әти-әнинекен, әби-бабайныкын кушарга ярыймы?
- Дини күзлектән караганда, бернинди тыю юк, үз исемеңне дә кушарга мөмкин. Ләкин татарда мондый гадәт күзәтелми. Бу буталмас өчен шулай эшләнә. Юкса сүзнең кем турында баруы аңлашылмый бит: әтисеме әллә баласы турындамы? Шуңа күрә хәерле саналмый. Ә дәү әни, дәү әти исемен бирергә була, чөнки арада бер буын бар...
- Ир белән хатын аерылышканда, бала кем белән үсәргә тиеш?
- Дин буенча, балага ирнең хакы күбрәк. Аерылган очракта кечкенә сабый әнисе белән яшәргә тиеш. Инде үз-үзен карый, ашый, киенә башлагач, атасына күчә. Ана кеше аерылышуга ук кияүгә чыкса, бала шундук әтисе янына китә, чөнки ул чит ир белән яшәргә тиеш түгел. Яңа ир хатынының баласын үзенеке кебек кабул итмәячәк.
- Атаның да яңа хатыны булса?
- Барыбер әтисе янында үсә. Ир гаиләдә хуҗа булганлыктан, яңа хатыны балага салкын караса, ул аны туктата ала. Әгәр ир, яңа хатынының баласына булган мөнәсәбәтен ошатмаса, яхшылап сөйләшә. Алай да барып чыкмаса, хәләл җефетен аера ала.
Ә хатын-кыз, башка иргә кияүгә чыккач, аңа яраклашырга омтыла, баласы турында уйламый. Шуңа да ислам динендә барысы уйланылган: хатын-кыз, ире белән яшисе килсә, барысына түзә...
https://vk.com/irekmaydani
Нет комментариев