Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Яман гадәтләрдән арыну өчен дога

“Без еш кына: «Мин көчсез. Раббыбыз мине шундый итеп халык кылган, берни эшләтә алмыйм», – дияргә һәм шулай итеп үзебезнең яман гадәтләребезне акларга тырышабыз. Кайберләребез ураза тотабыз, әмма гайбәт сөйләүдән туктамыйбыз. Яки вак-төяк мәсьәләләр буенча алдауны дәвам итәбез. Әй, нәрсәсе бар инде аның, иң мөһиме ураза тотам бит, уйлыйсызмы?! Ялгышасыз!

Яман гадәтләребезне акларга ярамый! Үзенең көчсез якларын белү кешене көчле итә. Мәсәлән, берәүләр - ялганларга, икенчеләр - гайбәт сөйләүгә, өченчеләр харамга карарга гадәтләнгән була. Кеше үзе дә сизмәстән шул сыйфатлары белән гомер итәргә мөмкин. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйфь якларын танырга һәм алар белән көрәш башларга мөмкин.

Динебездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк. Мөселман кешесе (бигрәк тә көзгегә караган вакытта) әлеге доганы уку гадәтенә ияләшергә тиеш: «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый» («Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә»).

Әгәр без һәрдаим шушы доганы кылуны гадәткә кертсәк, Аллаһының рәхмәте белән, холкыбызны күркәм итә алырбыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», – дип әйткән. Рамазан җиткәнче яман гадәтләребездән арынырга тырышыйк!” дип яза “Дин турында”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев