Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкятне кайчан бирергә?

2 апрель – Рамазан-Шәриф аеның беренче көне. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.

Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә.

Моннан тыш, мөселманнар мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне хәстәрләү, аларга ярдәм итү — шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1443 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртачадан түбәнрәк булганнар - 200 сум, урта хәллеләр – 300 сум, хәлле кешеләр, байлар 1100 сум күләмендә бирә.

Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме - көненә 200-300 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.

Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, Россиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 539 мең 361 сум чамасында, ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә – нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 539 мең 361 сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев