Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр садакасы кемгә һәм күпме бирелә?

Фитыр садакасы мохтаҗларга бирелә. Әгәр аны мәчет шушы мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый. Әгәр мәчет үз кирәк-ярагына яки мәчет төзүгә тотса, ярамый һәм фитыр садакасы булып бармый, мохтаҗларга бирү тиешле була.

Фитыр садакасын белгән (күршеңә, туганыңа һ.б.) кешегә бирергә кирәк. “Кыш бабай” кебек кем эләкте шуңа “сибү” яисә игенне теләсә кайда чәчеп, “Әй, Аллаһ насыйп итсә үсәр әле” дигән кебек ярамый. Без бит садакаларны савап итәр өчен, Аллаһ ризалыгын алыр өчен бирәбез. Фитыр садакасын бертуганыңа, якыннарыңа бүләк диеп бирсәң дә була. Чөнки садака дисәң, кеше кыенсынырга мөмкин. Әгәр 2-3 кило печенье, кәнфит алып керсәң, бу бер кешенең фитыр сәдакасы күләме була.

Фитыр садакасын яшереп бирергә мөмкин. Мәсәлән, капкага, ишеккә, эт-песи тия алмаслык җиргә элеп китсәң һ.б. Моның хикмәте, беренчедән, яшереп биргән садаканың әҗер-савабы зур. Икенчедән, берәрсе әйберен урласа, бөтен кешедән шикләнгән кебек, әгәр аңа садака биргәннәр икән, ул бөтен кешене дә аңа биргәндер дип уйлый. Бу кешеләрнең арасын якынайта.

 

Фитыр садакасы кемнәргә бирелми?

  1. Кешенең улына, кызына, оныгына.

  2. Әтисенә, бабасына, әнисенә, әбисенә.

  3. Хатынына. Чөнки аларга ир кеше болай гына бирергә тиеш, аның бурычы. Ә хатыны садаканы иренә бирергә мөмкин (байлыгы булса), чөнки ирне ашату хатынның бурычы түгел.

Быел фитыр садакасы күләме арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә 600 сумны тәшкил итә.

Сәламәтлек йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта фидия садакасы түләнә, аның күләме - 200 сум. Фитыр садакасы өйдәге кеше саныннан чыгарыла. Бу санга балалар да, олылар да керә. Әгәр өйдә ир белән хатын булып, аларның өч сабыйлары бар икән, ир кеше биш кеше исәбеннән, сабыйлары ураза тотмаса да, фитыр садакасын бирә.

Рамил Ибраһимов,

Чирмешән мәчете имамы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев