Фитрый иман нәрсә ул?
Иман ул – Аллаһка ышану хисе. Ислам галимнәре белдерүе буенча, Аллаһка ышаныр өчен һәр кешегә түбәндәге өч нәрсә төп сәбәп булып тора.
1. Һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман). Бала ана карынында формалаша. Тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы «терелә», хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә бу вакыйга турында «җан керде» дип әйтәләр. Ә кайдан килгән соң ул җан? Галимнәр аңлатуынча, ул әхирәттән җибәрелә. Аллаһы әмере буенча фәрештәләр аны ана карынындагы яралгыга өреп кертә... Шулай итеп, җан әхирәт тормышын күргәнгә, белгәнгә күрә, шушы әхирәт тормышына әйләнеп кайтасын да белә. Менә бу фитрый иман була да инде.
Һәрбер бала бу дөньяга мөселман булып туа. Бу дөнья тормышында мөселманлык Аллаһ билгеләгән кануннарга буйсынырга тиеш булуда да чагыла. Физиологик мәгънәдә һәрбер кеше - мөселман (Аллаһ билгеләгән кануннарга буйсынучы), әмма рухи мәгънәдә ата-аналар балаларын үзләренчә тәрбияли. Шуңа карамастан, фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә саклана һәм бердәнбер илаһи Зат – бөек Аллаһы Тәгалә барлыгына ышанырга этәреп тора.
2. Кешенең үз-үзен барлыкка китерүе мөмкин булмавы. Коръәндә билгеләп үтелгәнчә, кеше хәтта чебенне дә бар итә алмый. Ә кеше хәтле кешене – аның катлаулы баш миен, нерв системасын, ризык эшкәртү, кан йөрү системаларын – бигрәк тә. Кешене бар итү, шулай итеп, Аллаһтан башка беркемнең дә көченнән килми. Әлеге факт бөек илаһи Зат – Аллаһы Тәгалә барлыгына ышануга икенче зур сәбәп булып тора.
3. Галәм төзелешендәге тәртип. Галәм – билгеле бер тәртипкә китерелгән төп-төгәл механизм. Әлеге тәртип үзеннән-үзе (очраклы рәвештә) берничек тә урнаша алмый, ә кешенең галәмдә тәртип урнаштырырга көче җитми, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев