Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дога кылу тәртибе

Дога – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре. Аллаһы Тәгалә төрле (шәригать рөхсәт иткән) теләкләре белән Үзенә ешрак мөрәҗәгать итүчеләрне ярата.

Дога гыйбадәте өчен Аллаһ әҗер-савабын бирә һәм аны башкаруның билгеле тәртибе бар.

Дога кылганда, Аллаһ ризалыгы өчен, дип ният кылырга һәм күңелең белән Раббыңа юнәлергә кирәк.

Дога кылу “Әлхәмдүлилләһи раббил гааләмиин” дигән Аллаһы Тәгаләне мактау сүзләре белән башлана, аннары Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават укыла: “Аллаһүммә салли галә әәли Мүхәммәдин вә сәлләм”, шуннан соң “Әстәгъфируллаһ” дип, гөнаһларың өчен истигъфар кылына.

Әгәр мөһим теләк белән дога кылына икән, аны кылыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк, теләгең бик тә мөһим булса, госел алу хәерле.

Дога кылган чагында кыйбла тарафына йөзең белән борылсаң хәерлерәк.

Кулларыңны, уч төпләрен өскә таба каратып, йөзең каршында тотарга кирәк. Сузылган уч төпләреңә тулган бөтен бәрәкәт йөзеңә дә тисен өчен дога тәмам булганнан соң кулларың белән йөзеңне сыйпап алырга кирәк. Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хактыр ки, безнең Тере һәм Юмарт булган Раббыбыз колының ялварып күтәргән кулларын кире какмас”, – дигән.

Дога кылган вакытта хөрмәтеңне күрсәтеп, тавышыңны күтәрмичә, теләгеңне әйтергә кирәк, күз карашын күккә таба юнәлтергә ярамый, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Дога тәмам булгач, нәкъ башлагандагы кебек, Аллаһны мактау сүзләрен әйтергә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават җиткерергә, ә аннары болай дип әйтергә кирәк: “Сүбхәәнә Раббикә Раббил гыйззәтти гаммәә йәсыйфүүнә вә сәләәмүн галәл мүрсәлиинә вәл-хәмдүлилләәһи Раббил гааләмиин” (“Барча кимчелектән пакь булган Раббың - өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһның сәламе булсын! Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһка мактау булсын!).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев