Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Чаллыда төзеткән мәчет Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртә

Мәләкәс аръягы бистәсендәге 27нче микрорайонда 180 кеше сыйдырышлы әлеге дин йортын төзүчеләр, төзетүчеләр, матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында Чирмешән районында туып үскән якташларыбыз байтак. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашкан бәйрәм чарасында әйтүләренчә, мәчет төзелешенә 2 ел да 2 ай вакыт кирәккән. Урын сазлыклырак булганга, нигез салганчы дистәләп субай сукканнар. Бина...

Мәләкәс аръягы бистәсендәге 27нче микрорайонда 180 кеше сыйдырышлы әлеге дин йортын төзүчеләр, төзетүчеләр, матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында Чирмешән районында туып үскән якташларыбыз байтак.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашкан бәйрәм чарасында әйтүләренчә, мәчет төзелешенә 2 ел да 2 ай вакыт кирәккән. Урын сазлыклырак булганга, нигез салганчы дистәләп субай сукканнар. Бина үзгә проект буенча эшләнгән. Хатын-кызлар өчен аерым, ир-атлар өчен аерым заллар булдырганнар. Идәннәр "май сыман", аларны полипропилен торбалар җылытып тора.
Ап-ак, җыйнак мәчет бу тирәдә бердәнбер.
Мәчетне төзетүдә Салихҗан хаҗи Гайниев башлап йөргән. Утыз Имәндә - Яңа Кадида туган, элек каланың бик зур - "КамГЭСэнергострой" оешмасы генераль директоры урынбасары булган бу игелекле, иманлы якташыбыз - Яр Чаллының мактаулы граҗданины мәчет ачылышына, билгеле, иң әүвәл Габдерәхим Утыз Имәни туган як вәкилләрен - чирмешәнлеләрне һәм шагыйрь җирләнгән Тимәш авылы кешеләрен кунакка дәште.
Бардык, күрдек, тарихи вакыйганың шаһитлары булдык. Тантанага ныклап әзерләнгәннәр.
"Утыз Имәни" мәчете Яр Чаллыда инде ундүртенче мәчет икән. Сүз уңаеннан, киләсе елда тагын ике мәчет төзелешенә керешмәкчеләр.
-Якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемен мәңгеләштерү теләгеннән, мәчеткә аның исемен бирергә килештек,-ди биредә имамлык итәчәк Салихҗан Гайниев. - Бүгеннән башлап, халыкка хезмәт куярга, дини йолаларны үтәргә, олыларны, яшь буынны да тәрбияләргә керешәбез.
Мөфти Камил Сәмигуллин Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләре белән яхшы таныш икән, аны зур галим, зур шагыйрь саный. "Башка мәчетләребезгә дә элек халкыбыз өчен нык тырышкан мәшһүр кешеләрнең, имамнарның исемнәрен бирик", - диде ул.
Бөек шагыйрь, ислам белгече, философ Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни 1754нче елда районыбызның Утыз Имән авылында туа. Оренбург Каргалысында, Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. 1798нче елда туган авылында, аннан Тимәш, Сарабиккол, Куакбаш авыллары мәдрәсәләрендә белем бирә. Тимәштә төпләнә, шунда җирләнгән. Ул 1934 нче елда вафат була.
Утыз Имәни йөздән артык әсәр язган, шактый өлешен - гарәп һәм фарсы телләрендә. Әдипнең, шигырьләрдән тыш, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-икътисад, медицина, астрономия мәсьәләләренә кагылышлы гыйльми хезмәтләре дә шактый.
Габдерәхим Утыз Имәнине туган ягыбызда еш искә алалар. Аның иҗатына һәм тормыш юлына багышлап фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, мәгариф тармакларында, иҗат эшендә актив, нәтиҗәле эшләүчеләргә район хакимиятенең Утыз Имәни исемендәге премияләр бирелә.
Чыгыш ясаучылар мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәт яудырдылар. Яр Чаллыда билгеле җитәкче, иганәче Алексей Миронов исеме еш телгә алынды. Ул бу изге эшкә 10 миллион сумга якын акча тоткан.
-Инде вафат әнием рухы шатлансын,- ди калада башка мәчетләр салдырганда да чыгымнарны күтәрешкән юмарт җитәкче.
Чирмешәнлеләр исеменнән район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов сөйләде, бу гамәл белән якташларыбыз районыбызны танытты, Габдерәхим Утыз Имәнине зурлады, диде, мәчеткә бүләкләр тапшырды. Гомумән, бүгенге бәйрәмгә Казаннан, Түбән Камадан, Чирмешәннән, башка шәһәр һәм районнардан да якташларыбыз күп килгән. Кунаклар, дин әһелләре бу мәчеттә тәүге тапкыр намаз укыдылар, Аллаһыбызга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/12014-v-chelnah-otkryilas-mechet-imeni-utyiz-imyani-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чаллыда