Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында гошер сәдакасы җыялар

Районыбыз мөэмин-мөселманнары гошер сәдакасы җыя башлады. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңыш зәкяты. Гарәпчәдән (гошир) - уннан бере дигән сүзне аңлата. Димәк, без су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп чыгарырга тиеш булабыз. Бүгенге көндә күпләребезнең гошер садакасы бирерлек мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә...

Районыбыз мөэмин-мөселманнары гошер сәдакасы җыя башлады.

Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңыш зәкяты. Гарәпчәдән (гошир) - уннан бере дигән сүзне аңлата. Димәк, без су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп чыгарырга тиеш булабыз.
Бүгенге көндә күпләребезнең гошер садакасы бирерлек мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сүрәсендә: "Садакалар - фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткынлыкта булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирергә Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче", - диде". Алда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була.
Гошер садакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү тагын да хәерлерәк. Ник дигәндә, җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар.
Рамил Ибраһимов
Чирмешән мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы гошер сәдакасы