Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Корбан бәйрәменең асылын аңлатты

Әлхәмдүлилләһи раббиль галәмин, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын.

 Аллаһының рәхмәте белән бу дөньяга килдек, Әлхәмдүлилләһ мөселман булдык, мөселман булып бу дөньядан китәргә язсын. Намазларны, бәйрәмнәрне хәзер курыкмыйча мәчетләрдә үткәрәбез. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, монда: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Лә иләәһә илләллааһу, үәллаһу әкбәр», - дип килүчеләрнең, мәчеткә таба атлаган һәр адым саен гөнаһлары кимегәндер, җәннәт дәрәҗәләре арткандыр.

Корбан - «Аллаһыга якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез. Менә шушы корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмагындагы мөселманнар бер урынга җыелалар. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен - хаҗ гамәлен кылу нияте белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә, Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихы белән бәйле урынга, Мәккә шәһәренә җыелалар. Аларны «Ләә иләәһә илләллааһү, Мүхәммәдүр-расулулллааһу» дигән кәлимә берләштерә. Ихлас күңелдән башка монда бүтән бернинди дә чара ярдәм итә алмый.

Корбан - «Аллаһыга якын булу» дидек. Әлеге олуг бәйрәмдә Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә болай ди: «...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар». Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалганнарның бүләге белән җәмгыятебез тарафыннан кимсетелгәннәр, кыерсытылганнар куандырыла. Шуңа да корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә бүләргә тиеш. Бер өлеше йорттагыларның үзләренә калса, икенче өлешеннән бәйрәм табыны оештырылырга, дуслар, туганнар, якыннары җыеп алынырга тиеш. Өченче өлеше мохтаҗларга өләшенә. Пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәте нәкъ шундый. Күргәнебезчә, ислам бәйрәмнәре кешеләрнең кардәшлек мөгамәләре эчендә яшәүләрен булдыра, саклау һәм тирәнәйтү максатын куя, шушы изге, олы тойгыны бәйрәмнәрнең нигезенә хөкем итеп ала. Корбан чалуның төп мәгънәсе - мохтаҗларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне сөендерү. Әлеге сыйфат, ягъни киң күңеллелек, юмартлылык, үзең җитешлелектә, муллыкта яшәп тә, башкаларны кайгырта белү һәрбер мөселман өчен дә хас булырга тиеш. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү - Ислам диненең әмере шундый. Мөселманлык һәркемгә хәерхаһ булуны куша, ягъни һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген тели. Һәр мөэмин мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчәккә өмет белән карый алырбыз. Димәк, әлеге хәдис-шәриф әмере белән яшәү - инсанның үзе өчен дә, җәмгыятебез өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Сөекле пәйгамбәребез (сгв): «Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше - чын мөселман ул», - ди. Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗә айлары да килеп җитте. Бу - хаҗ айлары. Шәүвәл белән Зөлкәгъдә айларында гомрә кылсак, Зөлхиҗә аеның 8, 9, 10нчы көннәрендә олы хаҗ фарыз ителгән. Хаҗ дип Мәккәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бер. Без беләбез, «Хаҗ» сүрәсенең 37нче аятендә корбан малларының ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел. Аңа бездән бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез, куркуларыбыз һәм кушкан эшләрне шиксез эшләвебез кирәк. Без дә Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә керәбез. Аллаһы Тәгалә безнең дә иманнарыбызны шул рәвешчә сыный. Әгәр без дә аның кушканнарын һич карышмастан, берсүзсез үтәсәк, аның артыннын һичшиксез җиңеллек, шатлык килер. Берникадәр вакыттан соң Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә бөек бер вазифаны - Кәгъбәне төзү вазифасын тапшыра. Кәгъбәне камил сурәттә төзеп бетергәч, икесе дә дога кылалар: «Әй Раббыбыз! Үзебезне һәм нәселләребезне Үзеңә буйсына торган өммәтләрдән кыл! Безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт, тәүбәләребезне кабул ит! Тәхкыйк, Син тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимлесең!» Шул вакыйгалардан соң мөселман булган кешегә хаҗ кылу, корбан чалу йөкләнгән. Шулай ук корбанны матди яктан җитешле кеше чала ала. Тирә-яныбызда мохтаҗ кешеләр, гарип-горабалар, ятимнәр булса аларга игътибар итик, ярдәмнән калдырмыйк. Алар да бүгенге көнне зур шатлык белән бәйрәм итсеннәр. Әлбәттә, бүген генә түгел, башка көннәрне дә мохтаҗларга ярдәм күрсәтик. Аларның хәлләрен, Алланың рәхмәте белән, җиңеләйтик. Аллаһы Тәгалә безгә мал биргән икән, малыбыздан өлеш чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.

Ихтирам белән, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев