Дини өлкәдә эшли торган кеше буларак, халыктан күп сораулар ишетергә туры килә. "Нигә гаиләмдә ызгыш икән?", "Эштә хуҗа белән уртак тел таба алмыйм", "Балаларым юньсезләр, аларны ничек тәрбияләргә?"һ.б.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә актуаль булган әлеге сорауларга хәтта галим кеше дә бер сүз белән генә җавап бирә алмас.
Бабайлар әйтмешли, һәр...
Дини өлкәдә эшли торган кеше буларак, халыктан күп сораулар ишетергә туры килә. "Нигә гаиләмдә ызгыш икән?", "Эштә хуҗа белән уртак тел таба алмыйм", "Балаларым юньсезләр, аларны ничек тәрбияләргә?"һ.б.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә актуаль булган әлеге сорауларга хәтта галим кеше дә бер сүз белән генә җавап бирә алмас.
Бабайлар әйтмешли, һәр ир-ат үз тормышында йорт салырга, агач утыртырга һәм хәерле бала тәрбияләргә тиеш. Шушы эшләрне башкару җиңел тоелса да, аларның махсус рәвешләре һәм хикмәтләре бар. Шәһәрләрдә бик тә кыйммәтле торган җир участокларын хәзер өченче бала тугач бушлай бирә башладылар. Яшь әти-әниләр берсеннән-берсе уздырып йортлар күтәрергә тотынды. Ашык-пошык, җиренә җиткереп эшләмәгәннәрнең йорт нигезләре беренче кышта ук як-якка авышты, ә өстендә торган йорт стеналары ярылып яшь хуҗаларны хәсрәткә күмде... Әйе, һәр төзелештә дөрес итеп салынган нигез бик зур роль уйный. Үземне йорт күтәрүдә зур оста дип санамыйм, ләкин күтәргән биналарыма карап, фундамент дөрес булмаса - киләчәктә зур бәлаләр булыр дип бершиксез әйтә алам. Шул сәбәптән, булдыклы төзүче бу мәсьәләгә бик тә игътибарлы була, кайсылары нигез салгач бер-ике ел көтәләр, "ныгысын, яхшырак булыр", диләр.
Һәр эшнең җае, беренче адымы бар. Шушы беренче адымыңны ничек басасың, хезмәтеңне ничек кыласың, эшеңнең җимеше дә шундый булыр. Халкыбызның "ахыры хәерле булсын" дигән сүзе бар, ләкин ахыры яхшы булуын теләсәң, дөрес иттереп башлау тиешле. Күп очракта туфракка чүп үләннәрен сибеп, аннан нур белән балкып торган чәчәкләр көтәбез. Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:
"Кем Аллаһыдан хак курку белән курка, шуларга Ул һәрбер кайгы-мәшәкатьтән котылу юлын бирер, аларны көтмәгән урыннардан ризыклы-бәхетле булдырыр. Ә кемнәр Аллаһка тапшырып, тәвәккәл булса, шуларга Раббыларының карап вә саклап торуы да җитәр". (Талак сүрәсе, 2-3 аятьләр).
Һәр эшебезне башлаганда тәкъвалык һәм хәләл юллар аша булдыру кирәк. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, тәвәккәллек күрсәтүебез иң дөресе булыр.
Яхшы эшчегә - яхшы хезмәт хакы һәм коллективның хөрмәте...
"Эшемдә проблемнар юк, риза булган хезмәт хакымны вакытында түлиләр, хуҗа белән дусмын..." дип әйтүчене бик тә бәхетле кешегә санарлар иде. Ләкин күп урыннарда ситуация бөтенләй киресенчә - җитәкче белән ачулы мөгамәлә, түләнгән акча аз, әле анысы да вакытында бирелми. Күпме кеше, яңа эшкә барсам, анда яхшырак булмасмы дип баш вата. Шушы бүтән урын эзләп, төннәрен гәҗит яки компьютер каршында утырып чыга, белешә, тапкач шалтыратырга тотына... Менә монда, хөрмәтле кардәшләрем, иң зур хаталар башланырга мөмкин, яңа эшкә урнашканда нигезегезне дөрес салыгыз!
Әгәр яңа эш урыны таптың икән, ашыкмыйча кара, фикерләп ал. Бу эшең сиңа хәләлме, дини кысалардан чыкмыймы? Җәмгыятькә зарарлы түгелме? Әгәр бу яңа эшең Аллаһыга каршы, кешеләргә зарар китерә торган икән, син моннан ерак бул. Бәлки сиңа бүген анда яхшы хезмәт хакы вәгъдә итәрләр, соңыннан ул эшнең хәрам өлеше синең тормышыңны бөтенләй бозып ташлар. Аллаһы Үзе сакласын.
"Алган зарплатаның бәрәкәте юк, тегендә-монда җитми..." дип зарланучылар бар. Әгәр син кибеттә аракы сатучы икәнсең, синең эш хакыңның нинди бәрәкәте булсын? Ул бит үз хезмәте белән Аллаһының дине тыйган хәмерне сата, күпме кешегә һәм гаиләгә зарар китерә. Никадәр ир-атлар бар акчасын аракыга туздырып, исереп, чучка хәлендә өйләренә кайтып, анда хатын һәм балаларын кыерсыталар! Шул хатыннар вә әниләр күпме ачы догалар кыла, күпме нәни балаларның күз яшьләре ага! Ә кибеттә бит аны син сатасың, синең дә кеше бәхетсезлегендә өлешең бар...
Әле берәү дә хәләл булмаган һәм халыкка зарарлы эштән бәхет чишмәсен тапмады, чөнки гөнаһтан бәхет алып булмый...
Гаилә бәхете безнең кулда...
Бәхетле булып яшәү һәрбер акыллы кешенең хыялыдыр. Һәркайсы аңа омтыла, тырыша, ләкин шушы олугъ бәхетне эзләү юлында күбебез белә торып бик күп хаталар ясыйбыз. Хатам яки гөнаһым онытылды дип уйлап, "аның бер зарары яки файдасы юк" дип фикерлибез. Әмма бу хатаң сәбәпле гаиләңнең дә таралуы мөмкин.
Халәл танышу һәм кавышу гаилә коруда төп нигез булып тора. Ләкин бүгенге яшьләр бер-берсен яхшырак белү өчен, никахка кадәр үк тулы җенси тормыш белән гөнаһта яшиләр. Әти-әниләре бу эшне күреп, моңа шаһит булып та, аларны тыймыйлар.
Кайгы шул әни-әтигә, кайсысы үз баласын хәләл никахтан качырып зина юлыннан тыймый! Бу гөнаһ белән башланган юл, моның ахыры ата-анага һәм бала-оныкларга бәла! Чөнки Аллаһы Коръәндә безне бу юлдан кисәтте:
"Зина кылуга якын да килә күрмәгез! Бу эш сезнең өчен бик зур фәхешлек һәм иң начар (кайгыга алып бара торган) юлдыр" (Исра сүрәсе, 32).
Соңыннан чирле балаңны яки оныгыңны күтәреп Казандагы РКБга чабасың, иң кыйммәтле дарулар белән дәвалыйсың... Акчаң беткәч телевизорда, интернетта һәм урамнарда игъланнар язып газиз балаңны Германиягә барып дәваларга акча җыясың... Түзә алмый елап, күзләреңне күккә төбәп сорыйсың:
-Йә Аллаһ, ник син минем гаиләмне шулай газаплыйсың? - дип.
Ә бит ничә ел элек гаилә нигезен салганда хәләл юлны сайламадың. Киреләнеп, үз фикереңне Аллаһының китабыннан өстен куеп, бөек хуҗабызга һәм Ул куйган кагыйдәләргә каршы чыгып Раббыңнан бәхетле тормыш көтәсеңме?! Юк, алай булмас. Шуңа да инде бүген синең шушы алама иттереп корылган нигезең шартлап сынды, шуңа да инде бүген син җимерек йортың каршында белә торып кылган гөнаһыңның газабын татыйсың...
Хөрмәтле кардәшләрем! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһи-ссәлам): "Мөселман кешесе бер чокырга ике тапкыр егылмас" дип әйткән. Ягъни, әгәр сез тормышыгызда бер мәртәбә гөнаһ кылдыгыз икән, икенче мәртәбә кабатламагыз. Газиз балаларыгызны дөрес итеп тәрбияләп үстерегез. Әгәр шушы зур эшләрне башкарганда каршыгызда төрле авыр сынаулар килеп чыкса, сабыр булыгыз, бирешмәгез. Халкыбыз әйтмешли, "сабырлыкның төбе сары алтын" һәм иншә Аллаһ, сездә дә булыр ватылмый торган мәңге алтын нигезләр!
Хабир хәзрәт ХАНОВ.
Нет комментариев