Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

АЛЛАҺЫДАН ФАЙДАЛЫ ГЫЙЛЕМ СОРЫЙК!

Кеше ул шундый зат, аның һәрвакыт үзенә ниндидер файда аласы килә. Бер коммунист абзый: "Партиядә инде өченче ай йөрим, әмма әле үземә әллә ни файда күренми", - дип сөйләгән иде. Монысы көлке, ләкин инсанның һәр шөгыльдә үзенә берәр файда өмет итүе - факт. Ә кешегә белемнән нинди файда? Хәерле гыйлемне...

Кеше ул шундый зат, аның һәрвакыт үзенә ниндидер файда аласы килә. Бер коммунист абзый: "Партиядә инде өченче ай йөрим, әмма әле үземә әллә ни файда күренми", - дип сөйләгән иде.

Монысы көлке, ләкин инсанның һәр шөгыльдә үзенә берәр файда өмет итүе - факт. Ә кешегә белемнән нинди файда? Хәерле гыйлемне алу кеше өчен бик тә файдалы. Билгеле булганча, кешенең физик яктан - тәне, ә рухи яктан - җаны бар. Болар һәрвакыт гыйлемгә сусап торалар, шуңа күрә адәм баласына аларның икесен дә бертигез файдалы белем белән тукландыру кирәк. Киресенчә кылансаң, тәнеңдә бушлык тудырып - кулыңнан бер эш тә килмәс, җаныңны файдалы белем белән ныгытмасаң - каты бәгырьле булырсың.
Алдагы әйтелгәннәргә нигезләнеп файдалы гыйлемне икегә бүлеп була:
1) дөньяви мәнфәгатьләрне тәртипкә салып, җәмгыятьне тынычлык вә иминлектә тота торган гыйлем. Һәр урында халыкның көнкүреш ихтыяҗын кайгыртып, булган проблемаларны чишүче кеше бар. Ә шул кеше булыр өчен аңа уку кирәк. Мисал өчен, шәһәр-район-авылларда булырга тиешле табиб, электрик, укытучы, балта остасы, икътисадчы, программист һ.б. кирәкле белгечләр. Бүгенге көндә җәмгыять барысына да мохтаҗ һәм аның тотрыклы яшәве һәр мөселманның бурычы. Бу төр гыйлем файдалы дип исәпләнә;
2) дини гыйлем. Бу гыйлем кешенең башында туа торган өч сорауга җавап бирә. "Мин кайдан килдем?", "Мин нәрсә өчен яшим?" һәм "Үлгәч, минем белән нәрсә була?" дигән сорауларга динебез ислам төпле җавапларын бирә. Китабыбыз Коръәни Кәрим шулай ук бу гөнаһ караңгысына баткан дөньяда иң яхшы киңәшче булып тора. Намаз укып, ураза тоту безне әдәп-тәрбиягә өйрәтә, гөнаһ кылудан ерак тота. Ничек чың күңелдән Аллаһыга һәм аның Кыямәтенә ышанган кеше золымлык кылсын инде? Ихлас күңелдән алган дини гыйлем мөселман кешегә бу дөньяда яшәү мәгънәсен һәм тәмен бирә, ә Кыямәттә Аллаһы каршында аның дәрәҗәсен күтәрә. Коръәндә болай әйтелгән: "Йә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнүчерәк?" ("Мүлек (Тәбарәк)" сүрәсенең 22 аяте. Ногмани тәфсире).
Язманы Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) бер догасы белән тәмамлыйсы килә.
اللهم انى أسألك علما نافعا ورزقا طيبا وعملا متقلبا
"Аллаһүммә инний әсъәлүкә гыйлмән нәәфигән, вә ризкан таййибән, вә гәмәлән мүтәкаббәлән" (Йә Аллаһым! Синнән хәерле гыйлем, киң вә мул тормыш һәм кылган гамәлләремнең кабул булуын сорыймын!)
Файдалы гыйлем алырга ашыгыйк дуслар!
Хабир хәзрәт Ханов,
Чирмешән мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имам вәгазь Гыйлем