30 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар...
-
Ләйлә Дәүләтова: «Хатыннарга баерак ир, ирләргә яшьрәк хатын кирәк»
Күп тамашачылар яратып караган "Адәм белән Һава" тапшыруы озын тукталыштан соң кире "Яңа Гасыр" каналы экраннарына әйләнеп кайтты. Тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан югалып торды? - Барысы да бик гади:...
-
Чирмешән районында ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнә
Районның ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге чара 6 октябрьгә планлаштырылган. Дөрес, республикада ветераннарны берләштергән оешмалар аңа кадәр дә булган, ә инде 1987 елда барлык районнарда да бездәгедәй ветераннар оешмалары барлыкка килә. Бу оешманы 16 ел (вафатына кадәр) Харрас Фәссахов җитәкләде. Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернат та...
-
Чирмешәндә полиция үз ветераннарын хөрмәтли
Шушы көннәрдә полиция бүлекчәсе коллективы һәм полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы вәкилләре Чирмешәндә гомер итүче хөрмәтле ветеран Галимҗан Закировка 85 яше тулу уңаеннан котлауларын ирештерделәр. Галимҗан Мәгъсүм улы 30 елдан артык эчке эшләр органнарында хезмәт итә, җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларга каршы көрәшә. Ул үзенең хезмәт бурычын намус белән, җиренә җиткереп үти. Якташыбыз...