30 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
4 февральдә Чирмешәнгә депутат килә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 4 февраль көнне гражданнарны кабул итәчәк. Туган як тарихы музеенда кабул итү 14 сәгатьтә башлана. Кабул итүгә язылу өчен 2-58-45 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
-
Чирмешән районында үзешчәннәр смотры башлана
7 февральдән 30 мартка кадәр "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел бу чара Мәдәният елы кысаларында оештырыла һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Фестиваль өч турда узачак. Беренче турда авыл мәдәният йортлары, оешмалар һәм учрежденияләр үзешчәннәре, җирле артистларыбыз чыгыш ясый. Икенче, сайлап алу...
-
Пенсияләр тагын арта
1 февральдән пенсионерлар күбрәк акча ала башлаячак. Үсеш аз түгел - 6,5 процент. Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык һәм гаиләсен туендыручысын югалтканнарның пенсия күләме үсә. Яңалык райондагы 6036 пенсионерга да кагылачак. Шуларның 5546сы хезмәт пенсиясе ала. 1 январьда уртача хезмәт пенсиясе 8724 сум булса, 1...