29 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән юллары “тарая“ бара
Бүген район үзәгендәге юлларда йөрү куркыныч: урамнарда кар чистартылмый, колеялар күбәя бара. Хәтта үзәк - машиналар, җәяүлеләр күп йөри торган Титов, Шешминская, Дзержинский, Татарстан, Кояшлы һәм башка урамнар юллары да кара-каршы килүче транспорт иркен үтәрлек түгел. Зинһар, Чирмешән урамнарында сак йөрик!
-
Чистай янында авариягә юлыккан чирмешәнлеләргә операция ясаганнар
Чистай янындагы әйләнгеч юлда авариягә юлыккан якташларыбыз әле дә Чистай больницасында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев һәм машина йөртүче Владимир Долгополовка операция ясаганнар, алар аңнарында. Башкарма комитетның бүлек начальнигы Анна Минхәйдәрованың хәле күпкә авыррак, ул һаман аңына килмәгән. Бүген Фаяс Минһаҗевны Казанга ук озатырга җыеналар икән. Якташларыбызның тизрәк савыгуларын,...
-
Чирмешәндә ике малайның сугышуы зур җәнҗалга әверелгән
Бала тәрбиясе белән шөгыльләнмичә, кәеф-сафа корып йөргән әниләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыргач, күз яшьләре түгә башлыйлар. Бәркәтә авылыннан С. комиссия каршына баскач кына кызын "югалту" куркынычы янаганын аңлады бугай, үзенең хатасын да таныган төсле булды, дәваланырга ышандырды. Бу ышанычны акламаса, аның баласын приютка озатачаклар. Әти белән әни...