28 ноябрь 2023 яңалыклары
-
18 яшькә кадәрге балалары булганнарга мәктәпкә әзерләнү өчен 15 мең бирергә җыеналар
Дәүләт Думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр.
-
Кара Чишмәдә яшәүче Әхмәдиевларда кабат кунаклар җыелды
Кара Чишмә авылында яшәүче Габдрәшит Әхмәдиевка шушы көннәрдә 95 яшь тулды. 69 ел бергә гомер иткән карчыгы Фатыйма әби белән алар яшьтәшләр. Әбинең юбилеен да август аенда бөтенесе бергә җыелышып үткәргәннәр.
-
Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.
-
Декабрьдә кемнәр сөенәчәк?
Үтеп баручы елның соңгы ае йолдызнамәнең ике билгесенә зур керем һәм уңыш китерәчәк, дип ышандыра астрологлар.
-
Туймәт егете махсус хәрби операция зонасындагы чирмешәнлеләргә автомашина илтеп кайткан
Динар Ихтисамовның әти-әнисе Туймәт авылыннан. Ул Бөгелмәдә туып үсеп, хәзер Әлмәттә яшәсә дә, Туймәт белән араны өзми.
-
Татарстанда кар, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген, 28 ноябрьдә, салкын атмосфера фронты Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.