Кара Чишмәдә яшәүче Әхмәдиевларда кабат кунаклар җыелды
Кара Чишмә авылында яшәүче Габдрәшит Әхмәдиевка шушы көннәрдә 95 яшь тулды. 69 ел бергә гомер иткән карчыгы Фатыйма әби белән алар яшьтәшләр. Әбинең юбилеен да август аенда бөтенесе бергә җыелышып үткәргәннәр.
Алты бала үстергән Әхмәдиевларда бүген мәш киләләр. Әтиләрен, бабайларын гомер бәйрәме белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган.
Күмер дә чапкан, озак еллар колхозда терлекчелектә эшләгән, көтү дә көткән, ә бүген хөрмәтле мәчет картын - ветеранны туган көне белән котларга район башлыгы Рамил Айбатов та килде.
- Сез шул яшькә кадәр икәү матур гына яшәгәнсез, тәртипле балалар үстергәнсез. Балаларыгыз бәхетле, шул яшькә җитеп, инде үзләре дә әби-бабай булып, әти-әниләре исән. Сезгә һәм якыннарыгызга саулык телим, әле тагын оныкчыкларның да туйларын күрергә язсын, - диде Рамил Тәлгать улы. Ул юбилярга бүләкләр һәм Россия Президенты исеменнән Котлау хаты тапшырды.
Район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да бабайны юбилее уңаеннан бүләкләр биреп тәбрикләделәр.
- Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, тиздән 70 яшь тула, Аллага шөкер, әле бүген әтием дә, әнием дә исән. Рәхмәт яусын аларга, безне үстерделәр, эшкә өйрәттеләр, дин юлына бастырдылар, - диде олы уллары Габдерәфис.
Төп йортта әби-бабай икәү генә торалар икән. Өйдә, йорт тирәсе гөлт итеп тора. Шунысы да кызык, өйләрендә, ике бүлмәдә дә зур мичләр тора. Ягылмыйлар да, ләкин бабай сүттермәгән.
- Бездә хәзер дә әти сүзе закон. Элек тә әни: “Әтиегезгә әйтәм!” - дип кенә тора иде, - ди авылда гомер итүче кызлары Миңлегөл апа. Ул көн саен диярлек килеп, аларның хәлен белеп китә.
Рәшит Гомәр улы бүген дә биш вакыт намазны калдырмый. Көн дә мәчеткә бара, җәй айларында оныкларын да үзе белән ияртеп йөри. Хөрмәтле авылдашлары Габдерәшит бабайны зурлап, юбилее уңаеннан, мәчеттә дә зур мәҗлес үткәргәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев