Кече Чегодай янында машина янган
26 ноябрь көнне, кичке сәгать җидедә Чирмешән-Лениногорск юлында, Кече Чегодай авылы янындагы юл киселешендә йөк машинасы яна башлый.
МАЗ автомобиле белән идарә итүче - Алабугада яшәүче Михаил Чапурин ис чыкканын сизеп, машинасын туктата. Ул да булмый, приборлар щитогыннан төтен дә чыга башлый, ә бераздан ялкын да күренә. Ут сүндергече дә...