Казанның 113 нче мәктәбендә Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган сквер пәйда булачак
Марат Әхмәтшин 1988-1997 елларда шушы мәктәптә укыган; узган ел ул, хәрби бурычын үтәгәндә, Сирия Гарәп Републикасында һаләк булган.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 113 нче татар-рус мәктәбендә булды һәм Россия Герое Марат Әхмәтшин сыны куелган скверның мәктәп тирәлегендә барлыкка килүен хуплады. Быелдан әлеге мәктәп Россия Герое Марат...