27 март 2019 яңалыклары
-
Саклык янында тракторны су “йоткан”
Саклык авылыннан Әлмәткә киткән якта инеш аша күпер (буа) бар иде. Язгы ташу аны ел саен ерып-җимереп алып китә, аннары яңадан буалап куялар, чөнки Әлмәт ягына илтүче бердәнбер туры юл шуннан үтә. Бу эш белән Ибени бабай шөгыльләнгәч, исеме дә "Ибени бабай буасы" дип аталды.
-
Чирмешән эшмәкәрләре ташламаларга өметләнә
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә “Хокукый марафон” социаль проекты кысаларында гражданнарның хокукый белемнәрен арттырдылар, бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. Акциядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты.
-
Чирмешәнгә боксчылар килә
28-31 март көннәрендә Чирмешәндә бокс буенча бишенче ачык турнир узачак. Ул Космонавтика көненә багышлана.
-
"Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”
Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. “Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде. Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Бөтен кеше рәнҗи, нишләп алай ул? Без – мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз. Картаеп үлгәч тә тынычлык юк. Кешене шулай тилмертмәсеннәр иде, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”.
-
Кызыл Ярга Нәүрүзбикә килгән
Быел Нәүрүзбикә ике генә дистә йортлы Кызыл Яр поселогына да кереп чыккан.