26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Чирмешән районы укучылары IPad белән бүләкләнәләр
Чирмешән лицеенда эшләүче 40 түгәрәктә 300ләп укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләрнең 12се мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган. Балалар күбрәк математика, рус теле, информатика, биология фәннәре буенча түгәрәкләрне үз итә. 28нче декабрь көнне Казанда "IT-Чемпион"республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләклиләр. Тантаналы чарада безнең районнан өч укучы катнашачак. Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән конкурсның райондагы...
-
Чирмешәнлеләр Кыш бабай бүләге өчен "сугышканнар"
Әлмәт районының Ямаш поселогында бокс буенча узган республика бәйгесендә безнең якташлар призлы урыннар яулап кайтканнар. "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасыннан Михаил Яманов (тренер Николай Емельянов) - үз үлчәү категориясендә җиңүче. Авырлык буенча үз тиңнәре арасында Радик Низамов (Ивашкино), Андрей Кашаев һәм Айваз Сәлмәнов (Күтәмә) - икенче урын ияләре.