26 август 2015 яңалыклары
-
Чирмешән мәчетендәге лагерьда кызлар ял итте
Чирмешән мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерьның соңгы сменасы тәмамланды. Бер атна дәвам иткән яллар вакытында утызлап кыз бала мөселман этикасына, бер-береңә хөрмәткә кагылышлы сабаклар алдылар. Яшь мөслимәләр Коръән сүрәләрен дә яттан сөйләргә өйрәнделәр. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешәнгә “яшел зонага“ эләгергә кирәк
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре буенча республика күрсәткечләреннән шактый калышабыз. Мәгариф тармагының тагын кайбер башка юнәлешләре буенча, кызганыч, эшебез канәгатьләнерлек түгел - Чирмешән "кызыл зонада". Ник алай? Район укытучыларының традицион август киңәшмәсендә мөгаллимнәребез бу сорауга да җавап табарга тырышты. Дөрес, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җыендагы чыгышын әүвәл яхшы...
-
Чирмешәнлеләр шәхси ярдәмче хуҗалык үстерүгә кредит ала
Быел гына да Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 30 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә кредит алган. Лашман авыл җирлегендә - 7, Югары Кәминкәдә 5 гаилә шундый мөмкинлектән файдаланган. Җиде айда районнан 57 кеше 12 миллион 500 мең сумлык кредит алган, дәүләт ярдәменең процентларын кайтаруга субсидия 3 миллион 100 мең сум тәшкил...
-
Чирмешән районында йорт төзүчеләргә сертификатлар тапшырдылар
Районда һәм район үзәгендә шәхси йортлар төзүчеләр күп. Аларның кайберләре авыл җирендә яшәүче, шулай ук яшь гаиләләргә һәм районда эшләүче яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территориясен тотрыклы үстерү" максатчан программасыннан да файдалана. -Бүген без сезне күңелле чарага чакырдык, сертификат өчен документлар җыю...