26 март 2016 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакы 1 июльдән артачак
Бу карар хакында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев партиянең Санкт-Петербургта уздырылган форумында әйтте, дип хәбәр итте 1tv.ru. Ул шулай депутатларга тиз арада тиешле закон проекты әзерләп кабул итү турында да мөрәҗәгать итте. Яңа минималь хезмәт хакы 7,5 мең сум булып, 21 процентка артачак. http://intertat.ru
-
Халык битарафлыгы чиновникларны “боза”
Узган ел районда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә закон бозуның 177 очрагы ачыкланган, алар буенча прокуратура тарафыннан 38 протест белдерелгән. 36 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Агымдагы елда бу өлкәдә 9 закон бозу очрагы ачыкланган. 2015 елда республиканың Эчке эшләр министрлыгы коррупция юнәлешендәге 1130 җинаятьне ачыклаган. Җинаять эшләре буенча зыян күләме...