26 март 2015 яңалыклары
-
Девичья Полянадан Якимовлар гаиләсе сертификатка лаек булган
"Ел иганәчесе" республика бәйгесендә катнашкан Якимовлар гаиләсенә оргтехника алу өчен 50 мең сумга сертификат тапшырганнар. Девичья Поляна авылында яшәүче Юлия һәм Степан Якимовлар Казанга тәрбиягә алган җиде балаларын да алып барганнар. Бәйгенең тантанасы башкаланың "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган, анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Автор фотосы.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Район үзәгендәге тулай торакта капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Биредә барлык уңайлыклары булган 24 квартира ясалган. Аларны тулай торакта теркәлгән (пропискада торучылар) гаиләләргә бирәчәкләр. Район мәктәпләре укучылары быел 26 тонна макулатура җыйганнар. Аны сатудан алынучы акчаны һәр мәктәп үз кирәк-ярагына тотачак. Утыз Имәндә быел дүрт йортта бәбәй чәйләре үткән. Марат Зыяков...
-
“Безнең Чирмешән“гә юньрәк бәядән язылып калыгыз
1 апрельдән вакытлы матбугат басмаларына яңа бәяләрдән генә язылып булачак. Әлегә, бүген һәм иртәгә, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га льготалы бәядән заказ бирергә мөмкин. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Лашманнан Наҗия Талипова мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүче булган
Лашман авылында яшәүче 76 яшьлек Наҗия Талипова Бөгелмәдә узган "Дини мөнәҗәтләр" фестивалендә беренче урынга лаек булган. Әлеге чарада республика вәкилләре генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә катнашучылар булган. Барлыгы 90 концерт номеры тәкъдим ителгән. Сәхнәгә аерым башкаручылар да, фольклор коллективлар да чыкканнар. Олылар гына түгел, балалар да үз осталыкларын күрсәткәннәр....