24 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешән укытучылары киңәшмәгә җыела
25 августта, җомга көнне район укытучыларының традицион август конференциясе үтәчәк. Җыен алдыннан, сәгать 9да Балалар сәнгать мәктәбе бинасы каршындагы мәйданда мәктәп ярминкәсе эшли башлый. Коллективлар анда үзләре үстергән җиләк-җимеш, кул эшләнмәләре, камыр ризыклары тәкъдим итмәкче.
-
Чирмешән лицее районның мәктәпләр рейтингында беренче
Чирмешән районы гомумбелем мәктәпләрнең рейтингы № Наименование ОО Сумма баллов по ОО Кr (коэффициент рейтинга) 1 МБОУ "Черемшанский лицей" 122,00 0,78 2 МБОУ "Новоильмовская СОШ" 108,00 0,69 3 МБОУ "Староутямышевская СОШ" 100,00 0,64 4 МБОУ "Черемшанская СОШ №1" 99,00 0,63 5 МБОУ "Староильмовская СОШ" 98,00 0,63 6 ГБОУ "Кадетская школа-...
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз явачак дип кисәтә
24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез куркыныч метеорологик күренешләр күзәтеләчәк. Татарстан Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә күзәтеләчәк куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү таратты. 24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ комбайнчысы Айрат Хөсәенов инде икенче премия алачак
Ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда эшли. Яңа, җитештерүчән, уңайлы, гади техника. "ЧИРМЕШӘНАГРО" комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов аның белән быелгы урак башыннан районда иң күбе -1939 тонна бөртек суктырган. 17 көндә. Бер көндә ул хәтта 27 гектардан 135 тонна бөртек - уҗым бодае җыйган. Хуҗалыкта һәр 10 мең центнер...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ)
2012 ел бугай. Сәүдә үзәгендә әңгәмә өчен күрешәбез. Илсөя ак итәк, зәңгәр җиңсез кофтадан, туп кебек тыгыз гәүдәле, күзләре ут янып торган хатын-кыз. Ул тормышларын сөйли, көлешә-көлешә урт сөяклары авыртып бетә. "Минме? Мин әле тиешенчә таза хатын түгел, Илфак хыялындагысына кадәр миңа ашыйсы ашыйсы әле", - ди. Тараканлы фатирлар да,...
-
Чирмешән районында эш хакы буенча бурычларны түләттерәләр
"Үтәмешагро" җәмгыятенең эш хакы буенча хезмәткәрләренә булган 77 мең, "Чирмешән икмәк комбинаты"ның 61 мең сум күләмендәге бурычларын түләткәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, мондый бурычларны каплау мәсьәләсе республика ведомствоара комиссия тарафыннан ныклы контрольдә тора, шуның өчен бурычлылар белән эшләү дәвам итәчәк. Эш хакы түләмәү фактлары буенча хезмәт инспекциясенә, яки прокуратурага хәбәр итәргә...