24 июнь 2017 яңалыклары
-
Коточкыч авария
Вятка Аланы ягында "Тойота" белән "Камаз" машинасы бәрелешкән. Һәлакәт шаһитлары моны коточкыч булды дип әйтә. Әлегә башка мәгълүматлар билгеле түгел. Соңгы вакытта авыр йөк машиналары белән һәлакәтләр ешайды. Сакланып, кагыйдәләрне үтәп, ашыкмый-кабаланмый, акча артыннан кумый йөрсәк иде. Сәер, 2015 елда шушы якларда шулай ук бер "Тойота" Камаз машинасы белән бәрелешеп,...
-
Уразадан соң гадәти туклануга ничек дөрес итеп кире кайтырга – Республика клиник хастаханәсе гастроэнтерологы киңәше
Рамазан ае ахырына якынлашып килә. Мөселманнар, төнге сәгать 1 тулганчы сәхәр ашап, кичке 20 сәгать 30 минутларга кадәр диярлек бер тәгам ризык, бер йотым су эчмичә, бер ай ураза тотты. Уразадан соң ашкайнату системасына зыян китермичә, гадәти туклануга ничек дөрес итеп күчәргә кирәклеге турында "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник...
-
Кош гриппы – куркыныч авыру
Агымдагы елда республиканың Лаеш районында кош гриппы эпидемиясе кузгалып алды. Әлеге чирдән кошларның үлү очраклары Нурлат, Ютазы, Балык Бистәсе районнарында һәм Казанның Совет районында теркәлде - барлыгы сигез ноктада. Авыру кошларны дәвалау үткәрелми, шуңа күрә тавыкларны һәм барлык тавык продукциясен юк итәргә карар кылынды. Тулаем 528,5 мең баш тавык, 3...
-
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев үз җәзасын алган
Татарстанның Тукай районында яшәүче 43 яшьлек Илфак Галиев узган елның 11 нче октябрендә укучы кызларга һәм балигъ булмаган студент кызга һөҗүм итүдә гаепле табылган. Суд Галиевка 4 ел төрмә һәм 18 ел кырыс режимдагы колониядә утыру җәзасын билгеләгән. Шулай ук, суд карары буенча, Галиев зыян күрүчеләрнең берсенә 1 млн сум...