24 март 2014 яңалыклары
-
Яңа Элмәленең 90 яшьлек юбиляры Яшьләр урамында яшәргә хыяллана
Яңа Элмәленең Бәхетле урамында яшәүче Анастасия Кириллова икенче, Яшьләр урамына күчеп яшәргә хыяллана. Улы Виталий, килене Нина янәшәдә генә, яңа урында яңа йорт җиткермәкчеләр. Быел яз аңа нигез корырга әзерләнәләр. Яңа өйнең туйлары соңрак булыр, бүген исә Кирилловларда бәйрәм итәргә башка сәбәп бар - Анастасия Николаевнаның 90 яшьлегенә кунаклар дәшкәннәр,...
-
“Безнең Чирмешән“гә - иске бәяләрдән
1 апрельдән, 2014 елның икенче яртысында алдыру өчен, газета-журналларга яздыра башлыйлар. Дөрес, моңа кадәр дә ташламалы бәяләрдән матбугат басмаларына язылу мөмкин иде. Ташламалы бәяләрдән язылу башлангач, райондашларыбыз 120 заказ карточкасы тутырган, шуның 80нән артыгы район газетасына. 1 апрельдән газета-журналларга язылу сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Ташламалы бәядән язылу өчен берничә көн вакытыгыз бар...
-
Урманасты Үтәмешкә Нәүрүзбикә килде
Урманасты Үтәмештә беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелды. Әүвәл авыл яшьләре, өйдән-өйгә кереп, шигырьләр әйттеләр, йорт хуҗаларына исәнлек - саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөрделәр. Гармун тавышын, дәртле җырларны ишетеп, бар да мәдәният йортына ашыкты. Үтәмешлеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Клуб каршындагы театральләштерелгән...
-
Ивашкинода тракторлар чәчүгә әзер
Бу авылдагы, Николай Серендеев җитәкләүче крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә җиде трактор "җигәчәк". Зур мәшәкатьләргә керешкәнче, аларга техник карау уздырачаклар. Хуҗалык җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге техникалар көздән төзек килеш, зур ватылуларсыз калган. Механизаторларына бары май алмаштыру, электр приборларын, тормоз системаларын тикшерү кебегрәк эшләр генә башкарырга туры килгән. Кырларга, нигездә, МТЗлар чыгачак....