23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанны томан каплый, юлларда бозлавык саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак. Республикада урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртән юлларда җиңелчә, урыны белән көчле бозлавык...
-
Утыз Имәндә лотереяга каз уйнаталар
Утыз Имән мәдәният йортында узачак "Яңа ел киче"ндә уйнатырга дип 300 лотерея билеты сатылган. Монда иң зур бүләк симез каз түшкәсе һәм кесә телефоны булачак. - Уенга казны авылдашыбыз Марат Миннаков гаиләсе бирде. Ә нефтьчеләрдә эшләүче Фәрхать Әхмәтшиннан ярдәм - акчалата 5 мең сум. Аның ике меңенә кесә телефоны, өч...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Республика укучылары спартакиадасында (2014-2015 уку елы) җиңү яулаган өчен, безнең район Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Авыл районнары арасындагы бәйгедә безнең укучыларыбыз ярышларның байтак төрләрендә башкалардан өстен булып чыкты. Яшь спортчыларыбызга бүләкләрне Казанда "Татарстанның өметле спортчылары" дип аталган чарада тапшырганнар. Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укытучылары район мәктәпләре укучыларына музыка юнәлешләре,...
-
Әлмәттә баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланды
Ноябрь азагында Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм. Соңрак полиция хезмәткәрләре баланы "Яшьлек" микрорайонында ташлаганнарын ачыклаган...
-
Яңа Элмәле кызы республика олимпиадасында җиңгән
Яңа Элмәле урта мәктәбенең 11 класс укучысы Юлия Скворцова чуваш теле буенча Казанда узган республика олимпиадасында 1 нче урын алган. Тиздән аңа Чабаксарда төбәкара олимпиадада үз белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. Сүз уңаеннан, Юлиянең җиңүендә укытучысы Марина Захарованың да өлеше зур. Аның укучылары инде өченче ел рәттән республика фән бәйгесендә призлы...
-
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы “өй туена“ җыена
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы тулай торагы киләсе ел башында студентларны кабул итәчәк. Элеккеге санэпидкүзәтчелек үзәге бинасының икенче каты бу уку йортының тулай торагы итеп үзгәртелә. Биредә ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Чистай шәһәреннән килгән төзүчеләр 1 миллион 200 мең сумлык эш башкарган. Бинага керү юлы аерым. Коридор идәннәренә плитә,...