23 август 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә бүген дә 33 градус эссе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 августта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар республикада һава торышының бозылу ихтималы турында да кисәтә. Яңгыр, яшен, көчле җил чыгу ихтималы бар. Урыны белән боз яварга мөмкин. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 28-33
-
Әккәрәйдә игезәк бозаулар ешрак туар
Монда ачылган участок ветеринария пункты бу тирәдәге дистәгә якын авылга хезмәт күрсәтәчәк. Азнакайда эшләнгән модуль бина өчен 2 миллион 400 мең сум акчаны республика бирсә, төзекләндерүгә һәм башка кайбер чыгымнар район хисабына капланган. Пункт эчендә су, электр, канализация, җылылык системасы да бар. -Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт,- диде район җитәкчесе Фердинат...
-
Чирмешән полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре - балалар бакчасында
Чирмешән полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре "Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) спорт бәйрәме үткәрделәр. саклаучылар балаларга полиция хезмәте турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы памяткалар тараттылар, уеннар һәм бәйгеләр оештырып, ахырдан бүләкләр дә тапшырдылар.
-
Түбән Кәминкә һәм Күтәмә авыл җирлекләренә яңа машиналар бирәләр
Түбән Кәминкә һәм Күтәмә авыл җирлекләре республиканың мүниципаль берәмлекләр арасында узган смотр - конкурсның җиңүчеләре дип танылганнар. Быел әлеге бәйгедә 202 муниципаль берәмлек катнашырга теләк белдергән, оештыру комитеты карары нигезендә 93се җиңүче дип табылган. Конкурс лауреатларына, Республика көне алдыннан, Казанда тантаналы шартларда машина ачкычлары тапшырачаклар.