23 июль 2018 яңалыклары
-
Башкортстанда балалар лагерында башы ярылган 12 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр
Гадәттән тыш хәл 22 июльдә Башкортстанның Кырмыскалы районында булган.
-
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
-
Чирмешәнлеләрнең күбесе йорт тирәсен чиста тота
Соңгы елларда безнең районда да санитар чисталык мәсьәләсенә игътибар көчәйде. Йорт тирәләре пычрак, җыештырылмаган урыннарны ачыклап, аларның һәм башка объектлар хуҗаларын кисәтәләр, тыңламаучыларны штрафка да тарталар. Кайберәүләрнең, билгеле, моңа ачуы килә. Үзенең гаебен танымаучылар күршегә төртеп күрсәтә... Шуны да әйтик, районыбызда бөтен җире ялт итеп торучы, чәчәкләргә күмелгән ямьле йортлар да бик күп. Сез, хөрмәтле газета укучылар, бу мәсьәләгә нинди карашта. Чисталыкны ничек булдырырга?
-
Туймәттә үзсалым акчасына зиратны да төзекләндерәләр
Туймәт авыл җирлеге Советы халыктан 2018 елгы үзсалым акчасын елның беренче яртысында ук җыеп бетерде. Инде бу суммага республика ярдәме дә күчкән. Бүгенге көндә, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, авыл җирлеге Советының исәп-хисап счетында 540 мең сумнан артык акча бар.
-
Югалган сабыйның мәетен табалар
Мәскәү өлкәсендә тимер юл буенда яткан спорт сумкасы эченнән 5 яшьлек кыз бала мәете табалар. Аңарчы сабый йорт янындагы уен мәйданчыгыннан юкка чыккан була.
-
Чирмешәндә Әгъләмовлар төзетүче Мөшбикә мәчетен Корбан бәйрәме алдыннан ачмакчылар
Чирмешәнннең Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзелеш эшләре төгәлләнгән.
-
“Ефәк юлы-2018”нең икенче этабыннан соң «КАМАЗ-Мастер» машиналары беренче 6 урында бара
Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде.
-
Ивашкино авылында бер төн эчендә ике велосипед урлаганнар
01 Узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут казалары хакында хәбәрләр булмаган.
-
«ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары уракка тотынырга старт кына көтә
Ике “Тукано” һәм ике “Полесье” комбайны әзерлек сызыгында. Аларда сигез комбайнчы эшләячәк. “Полесье”ның берсе быел беренче сезонга чыга. Тәҗрибәле комбайнчылар аны карап, тикшереп куйганнар, кырларның өлгергәнен генә көтәләр.
-
Рушания Шакированы Чирмешәндә бар да белә. Ул 39 ел стажлы белгеч
Районда Рушания Шакированы бик сирәк кеше белмидер. Ул еш кына районкүләм чараларны алып бара, җырлый, бии, “Ядкарь” ансамблен җитәкли, район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры режиссеры вазифаларын башкара.
-
97 яшьлек кодачабызны яргач, бөтен авыл гөж килде (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Яше сиксәннән узган кешене, үлем-китем сәбәпләрен ачыклауга сылтау итеп, вафатыннан соң ярып карау кемгә кирәк? Бәхетемә, моңарчы беркайчан да моның ише җан өшеткеч проблемалар белән очрашырга туры килгәне булмады. Ә менә Әгерҗе районының Кичкетаң авылыннан килгән хат җитди уйга салды.