22 март 2018 яңалыклары
-
Медведев социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады
Индексация дүрт миллионлап пенсионерга юлланачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады. Бу хакта RT Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Индексация коэффициенты 1,029ны тәшкил итә. Индексация дүрт миллионлап пенсионерга кагылачак. Шуларның 3,1 млны социаль пенсия ала. Алдан "Татар-информ" социаль пенсияләрне индексацияләүгә бюджеттан...
-
Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: онкологиягә шик туды икән– кичекмәстән табибка ашыгыгыз
Хәзер район үзәк больницасының онкология кабинетында яман чирле 487 авыру исәптә тора. Соңгы ике айда гына да шундый 15 кеше исәпкә алынган. Узган елда республика онкодиспансерына районнан 244 кеше җибәрелгән, аларның 66сы учетка куелган. Бер ел эчендә яман чир белән авырган 36 райондашыбыз дөнья куйды. Һәркемгә мәгълүм, халык өч елга...
-
Чирмешән районында савым сыеры асраучыларга дәүләттән субсидия акчасы күчерелә
Шәхси хуҗалыкларда мал тоту чыгымнарын өлешчә кайтару максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелүче субсидияне савым сыерлары хуҗаларының исәп-хисап счетларына күчерә башладылар. Районда 979 хуҗалыкта 1890 баш савым сыеры асрала, алар 5 миллион 980 мең сум дәүләт ярдәме ала. Иң күп "сөтлебикә" Чирмешән авыл җирлегендә. Мондагы авылларда 104...
-
Чирмешән районында яшәүче күп балалы гаиләләрне Казанда кунак иттеләр
Казанда узган "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасына быел күп балалы, тәрбиягә бала алган, опекун һәм инвалид балалары булган гаиләләр дә чакырылган. Безнең районнан әлеге чарада Иске Кади авылыннан Роза һәм Нәкыйп Мөхтәсимовлар катнашты. Якташларыбыз үзләренең өч балалары янына социаль ятим дүрт бертуган балаларны сыйдырганнар. Архив фотолары
-
Алинә Заһитова Миланда узган Дөнья чемпионатында икенче урын алды
Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС. Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды. Өченче урынга Япония фигуралы шуучысы Сатоко Мияхара чыкты. Россиялеләр Мария Сотскова белән Станислава Константинова 5нче һәм 16нчы урынны билиләр. Алинә Заһитовага 15 яшь, зурлар фигуралы шууында беренче сезонын...
-
Чирмешән районы мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана
26 марттан район мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана, алар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. -Бу чорда барлык мәктәпләр дә эшләячәк, -ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова.- Укучылар өчен төрле чаралар уза, түгәрәкләрдә дә шөгыльләнергә мөмкин була, ә чыгарылыш класслар дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк, аларны консультацияләр, өстәмә дәресләр көтә. Автор фотосы