21 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан товарларына “ТАССРга 100 ел” билгесен куячаклар
Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.
-
“Безнең Чирмешән”гә 2500 заказ карточкасы тутырылган да
Район газетасына, 2019 елның беренче яртысында алдыру өчен, 2500 заказ карточкасы тутырылган. Бу эш дәвам итә.
-
Ирек Шәрипов: Чуваш, мари, удмурты да Тукай өчен тавыш бирәчәгенә шигем юк
Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры фикеренчә, аэропортның исеме җирле халыкның үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш.
-
Россия Гидрометеорология үзәге Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә
22 һәм 23 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылуы ихтимал Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина шул хакта сөйләгән. Бу турыда “Российская газета” яза.
-
Чирмешән стадионында чаңгы базасы декабрьдә эшли башлый
Быел чаңгыда шуарга яратучыларга әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.
-
Чирмешәндә "Әниләр көне"нә бүләк - бушлай концерт
Бу атна якшәмбесендә “Әниләр көне”н билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм уңаеннан, район хакимияте оешмаларда эшләүчеләргә бушлай концерт оештыра.
-
Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итә
2018 елның 4 декабренә безнең районда Балалар хокуклары буенча Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачинаның район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итүе планлаштырылган.