21 май 2015 яңалыклары
-
Шешминка ягындагы юлларны ватып бетерделәр
Без, Шешминка, Ишлинка, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Андреевка авыллары халкы, аеруча, шәхси автомобиль хуҗалары бу гаделсезлеккә күз йомып кала алмыйбыз. Юллы булдык дип шатлануыбыз озакка бармады, бу язда авыр йөк ташучы машиналар аны ватып та бетерделәр. Югыйсә, миллионнар түгеп, бу юлны 2013, 2014 елларда гына ясаганнар иде. Яз көне, юллар җимерелү...
-
Чирмешәнлеләр җавапка тартуны да, бүләкләүне дә нәтиҗәле дип саный
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу авылларда ничек итеп чисталыкка ирешү хакында иде. Шунысы кызыклы, респондентларның күпчелеге (46 процент) тирә-юньне җыештыру уртак бурыч, һәркем үз йорты тирәсен, бакча башларын, урам-тыкрыгын җыештырса гына авылларда тәртип булачак дип саный. Икенчеләр исә (28 процент) йорт-тирәләрен җыештырмаучыларны җавапка тарткан очракта чисталыкка ирешү...
-
Һәлакәткә юлыккан автобусның йөртүчесе йоклап киткән булырга мөмкин
Бүген иртән Нижегород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка балалар алып баручы автобус һәлакәткә юлыга. Анда ярышка баручы Казан балалары булган. 3 кеше үлгән. Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Бу хакта өлкәнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре җиткергән. Һәлакәт аркасында өч кеше һәлак булган: бер кыз бала (12-13...
-
Лашман укчылары җәяләрен Казанда да сынады
Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларында Татарстан беренчелегенә җәядән ату ярышларында катнашкан якташларыбыз, ун команда арасында, казанлылардан гына калышып, икенче урынга чыккан. Әлегә кадәр спартакиадада иң алда баручы алексеевскилылардан гомумкоманда исәбендә 32 очкога калышып барган Чирмешән командасы, Лашман укчылары тырышлыгы белән, лидерларны 8 очкога узып китте. 19 команда арасында (3 меңгә...