Татарстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларны 41 миллион сумга «баеткан»
Әлмәттә яшәүче 63 яшьлек хатынга беренче тапкыр мошенниклар июль ахырында шалтыраткан. Билгесез кеше үзен маркетплейс курьеры дип таныштырып, заказ килү турында хәбәр иткән һәм аннан смс аша килгән кодны әйтүен сораган. Хатын бернәрсәгә дә заказ бирмәвен аңлатырга тырышып караган, ләкин шалтыратучы тиздән курьер киләчәген әйтеп әңгәмәне бүлдергән.