Киләсе елда минималь пенсия 15 мең сумнан артык булачак
2025 елда минималь пенсия 15250 сум булачак. Эш шунда ки, пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан түбән була алмый, ә ул киләсе елга нәкъ менә шушы дәрәҗәдә билгеләнгән. Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб игътибар итте.