Чирмешән районында алты айда 21 кеше руль артына исерек хәлдә утырган
Быелның үткән алты аенда район юлларындагы аварияләрдә һәлак булучылар юк. Әмма июльнең тәүге атнасында күрше Шентала районы чигендәрәк чыккан һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде, дүрт кеше имгәнде.