Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарны котлый. Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төнендә, ягъни Изге Рамазан аена төгәл ике атна кала җитә.