Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр изге Рамазан аена әзерләнә

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае якынлаша. Быел ураза март аена – апрель башына туры килә.

Кемнәргә ураза тоту фарыз, уразалы вакытта ниләр эшләргә ярый һәм ярамый, ифтарларның асылы, фитр һәм нисаб күләмнәре, һәм башкалар хакында Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов белән сөйләштек.

- Рамил хәзрәт, быел беренче тәравих намазы кайсы көнне укыла һәм беренче сәхәр ничәсенә туры килә? Әңгәмәбезне шуннан башлыйк әле.

- Быел 11 март - уразаның беренче көне. 10 мартта мәчетләребездә беренче тәравих намазлары укылачак. Ул 20 рәкәгатьтән тора. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә тәравих намазы укылмый.

- Рамил хәзрәт, уразага керергә ничек әзерләнәсе?

- Еш кына “Уразаны ничек ниятләргә?” дигән сорауны ишетергә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәтеп калдырганча, һәрбер гамәл нияттән тора. Ураза якынлашканда “тота аламмы икән, юкмы икән” дип икеләнсәк, без уразабызны тота алмаячакбыз. Шуңа күрә беренче чиратта күңелдән ният булырга тиеш.

- Ничек ният кылырга һәм авыз ачканда нинди дога укырга?

- Әйтеп үткәнемчә, кич белән йокларга ятканчы күңелдән ният кылу мөһим. Иртән сәхәр ашаганнан соң “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”, дип, уразага ният ителә. Кояш баегач, ахшам намазы вакытында, “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип авыз ачыла.

- Ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр моннан азат ителә?

- Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Уразада “Эшлим, вакытым юк” дигән сылтаулар юк. Әгәр син балигълык яшенә җиткәнсең икән, ураза тоту фарыз. Кеше сәфәр чыгып, 4-5 көн юлда булса, бу арада уразасын калдырырга рөхсәт ителә. Әмма тотсагыз, хәерлерәк. Чөнки хәзер ураза тотмаска киртәләр юк, тормышларыбыз җитү, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әгәр калдырасыз икән, бу көннәрне Ураза Гаетеннән соң тотып бетерергә бурычлы. Бала тапкан, аны ашатучы яшь әнигә, баласына зыян килә, сөте азая икән, уразаны калдырырга ярый. Шулай ук бала көтүче әниләргә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Әмма бу ураза аның өстендә бурыч булып кала һәм ул аны тотып бетерергә тиеш.

- Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр ниндиләр?

- Күпләр: уразада авызны чайкарга ярыймы, дип сорыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, чайкарга ярый, әмма йотарга ярамый. Мунча керергә, душ кабул итәргә ярыймы, дигән сораулар да еш була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ураза вакытында үзенә өстән су койган. Душка керергә ярый, тик мунчага кереп, тирләп-пешеп утырырга ярамый. Уразада җенси мөнәсәбәт, иреннән үбешү рөхсәт ителми. Анализ өчен кан бирүнең зыяны юк. Уразада хәл кертә, көч бирә торган витаминлы уколлар ярамый. Ә менә авырып китеп, дару каба алмаган очракта, авыртуны баса торган укол кадату рөхсәт ителә. Борынга, колакка салган тамчыларны тамак сизә икән, бу уразаны боза дигән сүз. Ә күзгә салган дару тамактан үтмәсә, аның гөнаһысы юк.

- Сәхәр ашамыйча гына уразага керү дөресме? Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәр вакытында уяну мәҗбүриме?

- Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, бәрәкәте дә, савабы да күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “сәхәрне йоклап калмагыз” дип кисәткән. Ягъни, кичтән ныклап ашасагыз да, сәхәргә тору хәерле булыр.

- Ифтар ашларының файдасы нидә? Үзе ураза тотмаган хуҗага аның савабы бармы? Ифтарларда ураза тотмаган кеше катнаша аламы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә ураза тотучы кешене ашатсаң безгә дә шул кадәр үк савап языла диелә. Әйтик, ифтар мәҗлесенә чакырган кешеләрнең яртысы уразада булса да, шул кешеләр өчен савабы безгә дә бара. Калганнары уразасыз булса да, аларның ифтар мәҗлесендә катнашуы өчен сәвабы бара. Мондый мәҗлесләргә ураза тотмаучыларның килүе гөнаһ түгел. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу - гөнаһ. Авыз ачтыру – бик изге гамәл.

- Фитр сәдакасы турында да сөйләшик инде. Аны кемнәргә бирергә?

- Әгәр дә үзегезнең тирәдә, ятимнәр, мескен-фәкыйрьләр бар икән, аларга бирегез. Фитр сәдәкасын мәчеткә китердегез икән, сезгә шулай ук савабы языла. Хәрле Рамазан айлары килеп, һәрбарчабызның да тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев