Чирмешәнгә стадион кирәк
Сәламәтлек ул – кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып та, туган көнгә бүләк итеп тә булмый. Озак һәм бәхетле яшисең килсә, булган саулыгыңны ныгыту, чыныктыру өчен күп эшләргә кирәк. Спорт белән шөгыльләнүче кеше спиртлы эчемлекләр кулланмый, тәмәке тартмый, наркотиклар белән дус түгел. Спорт – кешедә тормышта бик мөһим булган түземлек, сабырлык, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияләүче дә. Олимпия уеннарын башлап җибәргән борынгы Грециядә бер таш кыяга “Көчле буласың килсә – йөгер, сәламәт буласың килсә – йөгер!” – дип тикмәгә генә язылып куелмагандыр.